Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы шартлауда дистәләрчә кеше үлгән


Әфганстандагы шартлауда дистәләрчә кеше үлгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00
йөкләү

Әфганстанның төньягында урнашкан Кундүз шәһәрендә булган шартлауда кимендә 36 кеше үлгән, 40тан артык кеше яраланган. Интихарчы бомбаны хөкүмәт гаскәренә язылырга килүчеләрне туплый торган урында шартлаткан.

Әфганстанның төньяк районына урнашкан Кундүз шәһәрендә булган шартлауда кимендә 36 кеше үлгән, 40тан артык кеше яраланган.

Интихарчы бомбаны хөкүмәт гаскәрләренә үз теләкләре белән язылырга килгәннәрне туплый торган урында шартлаткан. Reuters, күргәннәр сүзенә таянып, шартлаудан соң атышлар да булган, дип хәбәр итә.

Җомга көнне шулай ук интихарчы бомба шартлаткан вакытта Кундүз вилаятенең полиция башлыгы үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG