Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 08:59

Япония җир тетрәүдән «айнырга» тырыша. Илнең атом электр станцияләрендә хәл әле дә кискен булып кала.

Җомга көнне Япониядә дулкын ташкыны китергән җир тетрәүдә үлүчеләрнең саны төгәл билгеле түгел. Ул берничә меңгә җитәргә мөмкин. Шул ук вакытта илдә атом электр станцияләре тирәсендә хәл әле дә тотрыксыз булып кала. Шимбә көнне «Фукусима-1» станциянең беренче блогында шартлау булган иде, дүшәмбе иртән инде өченче блокта шартлау кабатланды.


Халыкара атом энергиясе агентлыгы (МАГАТЭ) белгечләре нурланыш дәрәҗәсе ул кадәр куркыныч түгел дип белдерә. Зыян күргән реакторларның басымын төшерү өчен диңгез суы кулланыла, әмма ул гына булышмый. Шуңа ил рәсмиләре хәлнең тотрыксыз булып калуын кисәтә.

Тагын көчле җир тетрәү көтелә

Нурланыш куркынычы сәбәпле, атом электр станциясенә 20 чакрым якынлыкта яшәүче барлык халык күчерелде. Илнең хөкүмәт секретаре Юкио Эдано сүзләренчә, әлеге кешеләргә өйләреннән чыкмаска киңәш ителгән.

Шул ук вакытта Япониядә җир тетрәүдән зыян күргән халыкны көндәлек тормышка кайтару өлкәсендә эшләр алып барыла.

Японнарга ярдәмгә башка ил коткаручылары килде. Алар җимерекләр арасыннан корбаннарны чыгара. Аеруча да җир тетрәү көчле булган илнең төньяк-көнчыгышында үлүчеләрнең саны күп.

Хәзергә кадәр Япония утрауларында бик көчле булмаган җир тетрәүләр кабатланып килә. Белгечләр сүзләренчә, якын көннәрдә тагын бер зур җир тетрәү булырга мөмкин.

Берничә ел Япониядә яшәп хәзер Казанга кайткан Лариса Усманова сүзләренчә, андый табигать казалары Япония өчен ят нәрсә түгел. Шуңа ул халыкны кечкенәдән үк бу хакта кисәтүләрен әйтә.

Лариса Усманова

«Әлбәттә тугыз дәрәҗәдәге җир тетрәү бик сирәк була. Әмма алар бу казага әзер түгел иде дип әйтеп булмый. Япониядә 70 елга бер көчле җир тетрәү булгалап тора. Мисал өчен 1923 елны искә төшерергә кирәк. Шуннан бирле беренче сентябрь көнне барлык мәктәпләрдә иминлек көннәре уза һәм мондый очракта үзеңне ничек тотырга өйрәтәләр», ди ул.

Ил кайгысы

Япониягә чит илдән килүчеләр дә игътибарсыз калмый. Аларга да бу хакта киңәшләр бирелә.

Усманова әйтүенчә, шуңа күрә Япония урамнарында ачынып елаучылар юк.
«Мин үземнең дусларым, хезмәттәшләрем белән элемтәгә кердем, алар үзләрен чагыштырмача тыныч тота. Кибетләрдә күпләп азык-төлеккә чиратлар булган, әмма хәзер барысы да җайлашкан. Су китерәләр, азык-төлек җитәрлек дип әйтә алар», ди ул.

Ларисаның дуслары күбрәк Токио һәм илнең көнбатышында тора икән. Ә менә көчле җир тетрәү булган төньяк-көнчыгышта эчәргә су, ашарга ризык җитмәве әйтелә. Шулай ук күп кенә җирләрдә ут, мобиль элемтә, интернет та юк.

Японигә килгән зыянны әле хисаплап бетереп булмый. Илнең массакүләм мәгълүмат чаралары моның өчен әле вакыт кирәк булуын әйтә. Әмма бу сан 15-30 миллиард долларга кадәр җитәргә мөмкин. Премьер-министры Наото Кан моны икенче дөнья сугышыннан соң килгән иң зур кайгы дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG