Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Сайлаудан сабак алыр чак җитте


Урайдагы бердәнбер татар кандидаты Марат Нурмөхәммәтов

Урайдагы бердәнбер татар кандидаты Марат Нурмөхәммәтов

Татарстанда һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә сайлауларга йомгак ясыйлар. Татарстанда күпчелек урыннарда хакимият фиркасе вәкилләре җиңде. Урайда татар намзәте җирле Думага уза алмады.


13 март көнне Русиядәге бердәм Сайлау көнендә Татарстанның 31 районында, узган елның октябрендә сайлана алмаган яки депутатсыз калган авыл җирлекләрендә тавыш бирүләр яңадан узды яки өстәмә сайлау оештырылды.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Татарстанның авыл һәм районнарында, барлыгы 64 сайлау бүлгесендә 13 март көнне тавыш бирү бик әүзем төстә үтте. Рәсми мәгълүматларга караганда, халыкның активлыгы бик югары булды: чарада уртача 84,5% сайлаучы катнашкан икән.

Сәяси яктан шаккатыргыч яңалыклар юк. Күпчелек урыннарда “Бердәм Русия” фиркасе намзәтләре җиңү яулаган. Алар 64 мандатның 58ен яулап алды. 5 депутат үз-үзен күрсәткән кандидатлардан сайланды. Бу сайлауда коммунистлардан да 1 депутат булачак.

Хикмәтле авыл


Шушы бер коммунист үзенең Выселки авылында хәтта “Бердәм Русия” кешесен дә җиңә алган. Җирле сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, коммунистлар вәкиле эшмәкәр Евгений Князев өчен сайлауда катнашкан 55 кешедән 27 тавыш бирелде. Хакимият фиркасе вәкиле Виктор Карпов 12 тавыш кына җыйды, “Гадел Русия” тарафдары Азат Муксинов 4 кешенең генә тавышын казанды. Бу авылдагы тагын бер намзәт, үз-үзен күрсәткән Сергей Васютин өчен 12 кеше тавышын бирде.

2010 елның 10 октябрь сайлавында бу авыл кешеләренең ул хәтле сайлау мөмкинлеге булмаган. Ул вакытта тавыш бирүгә бер генә намзәт чыккан иде. Ул коммунистлар вәкиле иде. Әмма Чистайдагы Выселки авыл җирлеге сайлаучыларының яртысы аңа каршы тавыш бирде.

Шулай итеп Выселки авылы җирлегенең депутатлар Шурасында "Бердәм Русия"нең һәм үз-үзен күрсәткән намзәтләр арасыннан шәһәрдән килгән бер коммунист депутат та эшләячәк.

"Татарлар бердәм түгел"

13 март көнне Ханты-Манси автоном бүлгесенең Урай шәһәре һәм Ханты-Манси автоном бүлгесе Думасына үткән сайлауларында катнашкан татар кандидаты Марат Нурмөхәммәтов җиңә алмады.

Урайдагы 3нче сайлау бүлгесендә 5 урынга 11 намзәт дәгъва иткән. Нурмөхәммәтов 16% кына җыеп, Думадагы урынга үтә алмаган. Үзенең җиңелүен ул халыкның ачуын чыгарган торак-коммуналь хуҗалыкны вәкиллек итүе һәм җирле татарларның бердәм булмавы белән бәйли.

Урайдагы татарларның тавышлары бердәм намзәткә бирелмичә, берничә кандидат арасында җуелып, таралып бетте, ди Марат Нурмөхәммәтов.

"Без өмет иткән татар сайлаучылары татар кешесе өчен генә тавыш бирерлек дәрәҗәдә бердәм түгел. Безнең бүлге күп мандатлы, алар минем өчен һәм башкалар өчен дә тавышларын бирде. Бу сумбур җиңелүгә китерде", диде ул.

Сайлау кампаниясен Марат Нурмөхәммәтов милләттәшләр арасында үткәргән. Татарлар белән очрашулар уздырган, алар өчен концертлар да оештырган булган. Әмма аның һәм Казаннан килгән сайлау штабы оештыручыларының татарларның тавышларын казануга булган өметләре акланмады.

"Монда бердәмлек юк, һәркем үзе турында гына уйлый", ди Марат Нурмөхәммәтов. Бу сайлаудан соң ул беренче чиратта җирле татарларны берләштерү өчен чаралар күрмәкче. Мәсәлән, ул үзенең Урай шәһәрендә милли-мәдәни мохтарият оештырырга уйлый.

Аның белән Ханты-Манси автоном бүлгесенең төбәк милли-мәдәни мохтариятенә кушылу турында ул инде сөйләшүләр дә уздырган. Шул рәвешле Марат Нурмөхәммәтов җирле татарларны бер оешма тирәсендә туплап, аларны берләштермәкче.

Алга таба башка сайлауларда да катнашу теләге бар аның, алда парламент сайлаулары, башка төрле тавыш бирүләр үткәреләчәк әле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG