Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Зур сигезлек” министрлары Либиягә карата белдерү кабул итте


"Зур сигезлек" илләре тышкы эшләр министрлары Либиядә күгендә очышларны туктату карары кабул итмәде. Парижда үткән киңәшмәдә расланган белдерүдә ул хакта сүз юк.

Документта, аерым алганда, Каддафи кеше хокукларын санга сукмауны дәвам итсә, җитди нәтиҗәләргә китерәчәк, дип әйтелә.

“Зур сигезлек” министрлары белдерүенең төп эчтәлеге - БМОны Каддафига ныграк басым ясауга чакырып, Либия башлыгының хакимияттән китүенә ирешү турында.
XS
SM
MD
LG