Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан “Туган тел–2011” бәйгесенә әзерләнә


Башкортстанда элегрәк үткән җыр бәйгесеннән күренеш (архив фотосы)
Башкортстанда элегрәк үткән җыр бәйгесеннән күренеш (архив фотосы)

Дистәдән артык җырчыга олы сәхнәгә юл ачкан “Туган тел” җыр бәйгесе бу юлы 17-18 мартта Дүртөйледә булачак.

Моңа кадәр “Туган тел” бәйгесе Уфада үткәрелеп килде. Бәйгене йомгаклау концерты элгәре зурлап Башкорт дәүләт филармониясендә уза иде. Мәртәбәле сәхнәгә чыгу җыр сәнгатенә аяк басканнар өчен җаваплылык та һәм дәрәҗә дә булып торды.

"Туган тел" татарларны тергезә


Алик Локманов
Башкортстан татарлары конгрессының мәдәният һәм сәнгать бүлеге башлыгы Алик Локманов фикеренчә, республика башлыгы алышыну татар сәнгатенә мөнәсәбәтне элекке еллар белән чагыштырганда күпкә җайлап җибәргән. “Туган тел” бәйгесен Дүртөйлегә күчерү кемнең дә булса татар сәнгатен читкә тибәрергә теләве түгел икәнлекне дә әйтә ул.

“Урыннарда да татарлыкны көчәйтеп, аларны да кузгатып җибәрергә телибез. Монда андый-мондый хәрәмләшү, хилафлыклар юк. Оештыру шурасы җыелып Дүртөйледә үткәрү карары кабул иттек. Урыннарны да кузгатырга кирәк дибез. Уфада хәзер болай да мәдәни чаралар бик күп үтә башлады”, ди Алик Локманов.

Аннары башкортларның “Озын көй” бәйгесенең Сибайда һәм “Дуслык җыры” бәйгесенең Нефтекамскида үтүен дә исәпкә алганнар.

62 егет һәм кыз 17-18 март көннәрендә Дүртөйледә булачак бәйгедә катнашырга теләк белдергән инде. Татар һәм башкорт дөньясына билгеле җырчылар - Нәзифә Кадыйрова, Идрис Газиев, Фәдис Ганиев һәр ел саен диярлек бәйгене тыңлап яшьләргә үз фатихасын бирә.

Идрис Газиев фикеренчә, “Туган тел” татар җыр бәйгеләре арасында иң демократик булуы белән аерылып тора.

Бәйгегә килгән һәркем җырлаган

Идрис Газиев
“Элекке елларда исемлектә булмаса да, бәйге башлангач та килеп җырларга теләге булганнарны кире бормадык. Кайберсе белми калган, кайберсе оныткан, кайберсе пошмаган бит аларның. Шуңа күрә үзебезнең егет-кызларга бәйләнеп тормадык, кайтып китегез, дип әйтмәдек. Игътибар белән тыңлый идек”, ди Идрис Газиев.

Идрис Газиев сүзләренчә, күп очракта әлеге бәйгегә яшь башкаручылар татар эстрадасы хитларын, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи-Биктаһирова һәм Айдар Галимов башкарган җырларны алып килгән. Бик сирәк кенә булса да татар халык җырларын да ишетергә насыйп булган.

Җыр соңармасын өчен

Алик Локманов:"Башкорстан татарларына бүген яңача җырланган классик әсәрләр һәм шулай ук яңа гына башкарылган яхшы җырлар соңарып килеп җитә шул", ди. Татар дөньясы белән турыдан-туры бәйләнеш тусын өчен, яңа туган җырлар да шул минуты белән килеп җитсен өчен “Татарстан - Яңа Гасыр” телевидениесен трансляцияләү мәсьәләсен күтәргәннәр алар.

“Телевизорны кабызабыз да, Мәскәүне карый башлыйбыз, “Татарстан - Яңа Гасыр”ны да шулай карап булсын”, ди Локманов.

“Туган тел” җыр бәйгесендә башка төбәкләрдә яшәүче татар егетләре һәм кызлары да катнаша ала. Үз вакытында Пермь, Самар, Чиләбе, Томски өлкәләре вәкилләре дә килгән булган. 1999 елда бәйгедә катнашучылар саны белән рекорд куела. 101 кеше килә.

Хәкимов, Каһиров, Матвеева...

Филүс Каһиров
“Туган тел” җиңүчеләргә югары уку йортларында җыр сәнгате серләрен тирәнрәк өйрәнергә һәм зур сәхнәгә дә юл ача. Алик Локманов сүзләренчә, бүген әлеге бәйгедә төрле елларда җырлап урыннар алган 6 җырчы Башкортстанда үз төркемнәрен булдырып татар-башкорт моңнарын халыкка җиткерә. Жюри фатихасын алган 7 кеше Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният сәнгать университетында укыган һәм укый.

Алар арасында Илдар Хәкимов, Светлана Матвеева, Филүс Каһиров һәм башкалар да бар.

Инде Татарстанга гына түгел, ә татарлар яшәгән төрле төбәкләргә билгеле җырчы, Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең Гран-при иясе Филүс Каһиров үзенең беренче зур җиңүен нәкъ Башкортстанда “Туган тел” бәйгесендә яулый.

Бүгенге көндә Филүс кайда гына бармасын халык бик яратып тыңлый торган “Китмә, сандугач” җырын да ул беренче тапкыр махсус “Туган тел” бәйгесе өчен әзерли һәм аны бу әсәр Гран-прилы итә.

“Бу бәйгедә мин ике тапкыр катнаштым. Беренче курста укыганда тамашачы сөюенә лаек булган идем. Икенче тапкыр барганда бик нык әзерләндем. Халык җырларын да, “Казан сөлгесе” дигән җырны да башкардым. Һәм “Китмә, сандугач” җырын җырладым”, ди Филүс Каһиров.

“Туган тел” бәйгесе 1995 елда үткәрелә башлый. Быел яшь җырчылар арасында тугызынчы “сынау” булачак.
XS
SM
MD
LG