Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәһрәйнда полиция һәм армия оппозицияне үзәк мәйданнан куып таратты


Бәһрәйн башкаласы Манаманың үзәк мәйданына җыелган йөзләрчә каршылык белдерүчене полиция һәм хәрбиләр көч кулланып куып тараткан вакытта ике кеше үтерелгән һәм дистәләрчә кеше яраланган.

Оппозициянең күпчелеге шигыйлар. Алар илдә сәяси үзгәрешләр таләп итә. Демонстрантларга яшьләндергеч газ атканнар. Хәрби техника кулланылган.

Сишәмбе көнне Бәһрәйнга 3 айлык гадәттән тыш хәл кертелде.

Согуд Гарәбстаныннан хәрбиләр кертелгәч Бәһрәйн хакимияте демонстрантларга каршы көч куллана башлады.
XS
SM
MD
LG