Accessibility links

Әфганстанда НАТО көчләре операциясе вакытында 11 талибан үтерелгән


Әфганстанның көньягындагы Һилмәнд вилаятендә НАТО көчләре операциясе вакытында 11 талибан үтерелгән. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итә. Операция сишәмбе көнне Вашир тирәсендә булган.

Әфганстан үзәгендәге Орүзгән вилаятендә халыкара көчләргә ягулык ташучы машинага куелган бомба шартлатылган. Бер кеше үлгән, бер кеше яраланган. Бу хакта Орүзгән вилаяте губернаторы белдерде.
XS
SM
MD
LG