Accessibility links

Татарстан мөфтие урынына пленум намзәтләре


Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 13 март көнне Казанда үткән пленумында мөфти вазифасына дәгъва белдергән 12 кешенең өчесе рәсми намзәт итеп билгеләнде. 13 апрель көнне узачак корылтайда шушы өч намзәтнең берсе Татарстан мөфтие булып сайланачак. Сезнең игътибарга алар турында кыскача белешмә тәкъдим итәбез. Шушы ук биттә теләгән намзәткә тавышыгызны да бирә аласыз.


Камил хәзрәт Бикчәнтәй


  • 1956 елның 8 августында Буа районы Яңа Чәчкап авылында туган
  • Милләте – болгар-татар
  • Өйләнгән, 3 баласы бар
  • Татар, гарәп, фарсы, үзбәк, рус телләрен белә

Дини белеме:

  • 1978-1983 елларда Бохарада “Мири Араб” мәдрәсәсендә укый
  • 1989-93 елларда Үрдүндә Аманның Патша университетында белем ала
  • 2006-2011 елларда Русия ислам университетының теология факультетында укый

Эшчәнлеге:

  • 1974-1976 елларда хәрби хезмәттә
  • 1983-1985 елларда Бөгелмә мәчете имам-хатибы
  • 1985-1987 елларда Удмуртиянең Ижау мәчете имам-хатибы
  • 1987-1989 елларда Казанның Мәрҗәни мәчете имам-хатибы
  • 1993 елдан – Казанның Солтан мәчете имам-хатибы



Габделхәмит хәзрәт Зиннәтулла


  • 1954 елның 2 сентябрендә Казанда туган
  • Милләте – татар
  • Өйләнгән, 4 баласы бар
  • Татар, гарәп, фарсы, үзбәк, рус телләрен белә

Дини белеме:

Югары дини белеме юк

  • 1976-1978 елларда Бохарада “Мири Араб” мәдрәсәсендә укый

Эшчәнлеге:

  • 1974 елда Бохарада “Мири Араб” мәдрәсәсенә укырга керә, өч айдан хәрби хезмәткә китә
  • 1974-1976 елларда хәрби хезмәттә
  • 1976-1978 елларда Бохарада “Мири Араб” мәдрәсәсендә укый
  • 1978-1980 елларда Бохарада “Мири Араб” мәдрәсәсендә укыта
  • 1980 елдан – Яшел Үзән мәчете имамы,
  • 1981 елдан – имам-хатиб
  • 1986-1993 елларда Уфада Үзәк Диния нәзарәтендә казый һәм Чуашстан, Мари-Эл, Татарстанның көнбатыш төбәкләрендә имам-мөхтәсиб
  • 1993-1995 елларда Татарстан мөфтие
  • 1998- 2011 Татарстан Диния нәзарәтенең президиум әгъзасы
  • 1980-2011 Яшел Үзән шәһәр һәм район мөхтәсибе




Илдус хәзрәт Фәиз


  • 1963 елның 29 гыйнварында Тәтеш районы Олы Тархан авылында туган
  • Милләте – татар
  • Өйләнгән, өч баласы бар
  • Татар, гарәп, рус телләрен белә

Дини белеме:

Югары дини белеме юк

  • 1998-2001 елларда Казанда "Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге" мәдрәсәдә укыган
  • 2001 елда Үрдүндә Әз-Зәрка университетында гарәп телен өйрәнү курсларын үткән
  • 2002 елда Доһада (Катар) хәдисләр өйрәнү курслары үткән

Эшчәнлеге:

  • 1982-1984 елларда хәрби хезмәттә
  • 1989 елда Казан театр училищесын тәмамлап, 10 ел Кәрим Тинчурин исемендәге драма театрында эшли
  • 1999-2010 елларда – Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге мөдире
  • 2002 елдан – Казанның Болгар мәчете имам-хатибы
  • 2010 елдан – Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары
  • 2011 елдан – Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы
XS
SM
MD
LG