Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: "Фукусима" һәлакәтен бетерүдә Вашингтон һәр төр ярдәмгә әзер


АКШ президенты Барак Обама Япония хөкүмәте башлыгы Наото Кан белән телефоннан сөйләшкәндә станциядәге һәлакәтне бетерүдә Вашингтонның һәр төр ярдәмгә әзер икәнлеген белдерде.

Япониядәге “Фукусима” станциясендә реакторны суытырга тырышалар.

Реакторның җылынуын туктату өчен хәрби боралаклар һавадан 3нче реактор өстенә су ташлый. Җир тетрәү вакытында аңа иң зур зыян килә. 4нче энерго бүлектә дә реакторны суыту өчен озакламый суаткычлар эшли башлаячак, дип хәбәр ителә.

Һәлакәттән соң туктатылган ут белән тәэмин итүне дә эшләтеп җибәрү өчен тырышулары әйтелә. Ул да станциянең суыту җайланмасын кабызырга ярдәм итәчәк.

Станциядә нурланыш дәрәҗәсе кими, әмма күпкә түгел.
XS
SM
MD
LG