Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирски күгендә яңа “йолдызлар” кабына


Фестивальдә катнашучылар. Алдагы рәттә Рауза Тихомирова һәм Әмир Гәрәев
Фестивальдә катнашучылар. Алдагы рәттә Рауза Тихомирова һәм Әмир Гәрәев

2001 елдан бирле Новосибирскида “Себер йолдызлары” татар сәнгате фестивале үткәрелеп килә. Чара ике елга бер мәртәбә оештырыла һәм анда җыр-бию, нәфис сүз, музыка коралларында уйнау бәйгеләре оештырыла.

Быел фестиваль 11-12 март көннәрендә узды һәм анда, бер уңайдан, апрель аенда Казанда узачак “Татар моңы” бәйгесенә талантлы яшь җырчылар сайлап алу да барды.

“Себер йолдызлары” фестивале инде алтынчы мәртәбә оештырылды. Аның географиясе, башка еллардагы кебек, киң булды. Катнашучылар Новосибирскиның үзеннән һәм төбәкнең авыл-районнарыннан гына түгел, Омски, Томски, Төмән, Кемерово, Иркутски өлкәләреннән һәм Казахстанның Семей шәһәреннән дә килгән иделәр.

Новосибирски татар мәдәният үзәге каршындагы студия балалары
Фестивальнең төп оештыручылары, гадәттәгечә, Өлкә татар мәдәният үзәге, Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары һәм “Алтын йолдыз” клубы яшьләре булды. Өлкә мәдәният министрлыгы һәм шәһәр мәдәният департаменты ягыннан берникадәр ярдәм күрсәтелде: чара уздыру өчен шәһәр үзәгендәге мәдәният сарае ике көнгә бушлай бирелде.

Фестиваль барышында оештырылган конкурсларда катнашучылар төрле жанрларда осталыкларын күрсәттеләр. Ахырда һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Бәяне мәртәбәле жюри бирде.

Жюри әгъзалары фикере

“Себер йолдызлары” фестиваленең жюри рәисе - Семей шәһәренең Татар сәнгате мәктәбе мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Габдулхак Ахунҗанов фикеренчә, фестиваль яхшы оештырылган.

Жюри
“Әмма узганнары белән чагыштырганда, быел кайбер җитешмәгән яклар да бар. Узган фестивальләрдә җырчылар көчлерәк, талантлырак иде кебек. Биючеләр дә, гармунчылар да үтә яңа номерлар күрсәтмәделәр. Дөрес, быел оста итеп скрипкада уйнаучы булды,” диде Габдулхак әфәнде.

Жюри әгъзасы - Новосибирски Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте вәкиле Эльза Кочетованы бәйгедә катнашучыларның татар телен начар белүләре борчыган.

“Безнең мәктәпләрдә татар теле укытылмый, балаларның тел өйрәнү мөмкинлекләре юк”, ди Эльза ханым.

“Татар моңы” бәйгесенә җырчылар сайлау

Быелгы фестиваль барышында, узганындагы кебек, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиоширкәте оештырган “Татар моңы” бәйгесенә талантлы яшь җырчылар сайлап алу барды. Бу эшне Татарстанның халык артисты, җырчы Резедә Галимова жюри әгъзалары белән берлектә башкарды.

Әлфия Нигъмәтуллина
“Себер ягында да талантлы яшьләр очраттык. Бик моңлы җырлыйлар, үзебезнең татар телебездә, чын милли киемнәрдә. Аларны Казан сәхнәсендә күрәсебез килә”, ди Резедә ханым.

Фестивальнең йомгаклау концерты тәмамланыр алдыннан Резедә Галимова сәхнәгә чыгып, “Татар моңы” бәйгесенә кемнәр сайлануы турында белдерде. Менә алар: Новосибирскидан Әлфия Нигъмәтуллина, Казахстаннан Камилла Нурбекова, Омскидан Гөлшат Нуриева һәм Омски өлкәсенең Олы Туралы авылыннан Әлмирә Гайнуллина.

Әлмирә Гайнуллина үзенең исемен ишеткәч, хәтта ышанмаган. Теләге булса да, андый зур бәйгегә үтә алуына өметләнмәгән дә.

Камилла Нурбәкова
Әлфия Нигъмәтуллина исә күптән инде “Татар моңы”нда катнашырга теләгән булган. “Ниһаять, быел хыялым тормышка аша”, ди ул.

Гөлшат Нуриева Новосибирскига “Себер йолдызлары” конкурсында катнашу максаты белән генә килгән. “Татар моңы”на сайлану турында уйламаган да. “Мин Казанга бара аламмы, юкмы, әлегә әйтә дә алмыйм”, ди ул.

Казахстан җырчысы Камилла Нурбәкова “Татар моңы”на узуы турында телефон аша гына белде. Нәтиҗәләр ясаган вакытта ул, Казахстан делегациясе белән кайтыр юлга чыккан иде. Шул сәбәпле, Камилланың нинди хисләр кичерүе мәгълүм түгел.

Фестивальләргә әзерләнгәндә туган проблемалар



“Себер йолдызлары” фестивалендә катнашучыларга килгәндә, алар Себер ягының төрле шәһәрләреннән һәм авыл-районнарыннан килгән иделәр. Әйтергә кирәк, аларның әзерлек мөмкинлекләре дә, осталыклары да, башкару дәрәҗәләре дә тигез түгел.

Омски өлкәсе Олы Туралы авылы кызлары
Шәһәр җирендә яшәүчеләрнең көйләрне профессиональ студияләрдә яздыра алсалар, авыл җирендә яшәүчеләрнең андый мөмкинлекләре юк. Күп очракта авылларда көйләрне дөрес уйнап күрсәтүчеләр дә булмый. Җырның мәгънәсенә тәңгәл килерлек сәхнә киеме дә булдырырга кирәк.

Шулай да һәрбер башкаручы проблемаларны хәл итәргә тырыша, яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә омтыла. Мәсәлән, “Татар моңы” бәйгесенә тәкъдим ителгән Омски өлкәсе Олы Туралы авылы кызы Әлмирә Гайнуллинага әзерлек эшләрендә клуб мөдире Гөлнур Рахмангулова ярдәмгә килгән.

Гөлнур ханым Әлмирә белән инде 15 елдан артык шөгыльләнә икән. Кызга ул җыр сайлап алуда, көен өйрәнүдә, сәхнә күлмәге булдыруда да булышлык күрсәтә.

Иркутскида татар оешмаларына ярдәм юк

Иркутски өлкәсеннән килгән делегация җитәкчесе Фагыйлә ханым Тенчикова өлкәләрендә милли оешмаларга, шул исәптән, татарларга да, хөкүмәттән ярдәм булмавы турында борчылып сөйләде.

Тамашачылар
“Фестивальгә әзерләнгәндә дә бихисап авырлыклар очрады, репетецияләр ясарлык урыныбыз юк, хөкүмәттән ярдәм булмады. Шулай да без кайгырып утырмадык, өйләребездә җыелып, телефон аша сөйләшүләр алып барып, әзерләндек. Башта үзебездә фестиваль-конкурс оештырдык, анда җиңеп чыкканнарны бирегә алып килдек”, ди Фагыйлә ханым.

Иркутски сәнгатькәрләренең чыгышлары да башка төбәкләрдән килүчеләрдән отышлы аерылып торды.

Ризван Хәмидуллин өздереп гармунда, Әхтәм Фәйзиев оста итеп скрипкада, “Кадетлар” төркеме төрле уен коралларында татар халык көйләре уйнады. “Бәхет” ансамбленең җырлы-биюле сәхнә күренеше дә тамашачылар күңеленә хуш килерлек булды.

Тубыллылар тәҗрибә ала

Луиза Шәмсетдинова белән Әхтәм Фәйзиев
Фестивальдә Төмән өлкәсе Тубыл шәһәреннән “Мирас” өлкә татар иҗтимагый оешма җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова катнашты. “Себер йолдызлары” фестиваленә ул беренче тапкыр килгән. “Бирегә килүемнең төп максаты – оештыру эшләрен өйрәнү, тәҗрибә туплау, башка төбәктәге татарлар белән танышу, яңа дуслар табу”, ди ул.

Луиза Шәмсетдинова конкурста “Нәфис сүз” номинациясендә катнашты. Ул җирле шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманова иҗат иткән “Сүзге ханбикә” әсәреннән өзекләр укыды. Луизаның кигән киеме дә ханбикәләр киеменә ошап тора иде.

Йомгаклау концерты барышында ясаган чыгышын Луиза: “Бетерә алмас дошман татар халкын, чөнки көчле безнең тамырлар” дигән сүзләр белән тәмамлады.

Шәһәрнең тарихи урыннары юкка чыгуы ихтимал

Шуны да әйтергә кирәк, фестиваль тәмамланганнан соң, кайбер катнашучылар Новосибирскиның Күчем хан белән бәйле булган тарихи урынына бардылар.

Чат шәһәре булган урында куелган таш
“Октябрьская” метро тукталышыннан ерак булмаган урында моннан күп еллар элек Чат татарлары яшәгән. Анда аларның шәһәрчекләре булган. “Бу бик борынгы тарихи урын, әмма ул югалу алдында тора”, диде Өлкә татар мәдәният үзәге методисты Мөдәрис Әбакиров.

Узган гасырның 90нчы елларында татар активистлары тырышлыгы белән бу урында истәлекле таш куелган һәм төрле милләтләрнең этнопаркын булдырырга, дигән проект та эшләнгән булган.

Әмма, ни кызганыч, проект өлкә хакимиятендә яклау тапмаган һәм тормышка ашырылмаган. Бүгенге көндә бакча кырыена ук төзелеш килеп җиткән, агачлар да исәпле генә калган. Әлегә таш үз урынында. Дөрес, ташка беркетелеп куелган Чат шәһәрчеге турындагы язма инде юкка чыккан. Шулай итеп, бернинди археологик тикшерүләр алып барылмыйча гына, бу тарихи урынның да юкка чыгуы ихтимал.

Оештыручылар нәтиҗә ясый

Кабат фестивальгә килгәндә, аның эше билгеләнгән вакытта тәмамланды. Оештыручыларга инде ял итәргә дә була. Әмма яшьләр ялга тукталырга ашыкмыйлар. “Алтын йолдыз” клубы җитәкчесе Дамир Зарипов, чара тәмамлануга ук алдагы эш планнары турында уйлый.

“Алтын йолдыз” клубы яшьләре
Өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рауза Тихомирова яшьләрнең оештыру эшләреннән канәгать. “Хәзер аларга теләсә нинди эшне ышанып тапшырырга була, мин контрольдә генә тотам”, ди.

Өлкә татар милли мәдәни мохтарият рәисе Әмир Гәрәев тә фестиваль уңышлы үтте дип саный.

“Әмма бу чараны безгә асылда үз көчебез белән генә башкарырга туры килде. Хәзерге, төрле илләрдә милли конфликтлар туып торган заманда, Русия хөкүмәте милли оешмаларга йөз белән борылырга, ярдәмгә килергә тиеш. Милләтара дуслыкны саклау –безнең уртак бурычыбыз”, ди Әмир әфәнде.
Иркутски сәнгаткәрләре чыгышы
XS
SM
MD
LG