Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндәге каршылык чарасында 5 кеше яраланган


Йәмәндәге каршылык чараларында яраланучыларның берсе
Йәмәндәге каршылык чараларында яраланучыларның берсе
Йәмән башкаласы Санада чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә каршылык күрсәтүчеләрнең кимендә 5се яраланган.

Әлеге хәлне күргәннәр башкаланың үзәк мәйданында утырган демонстрантларга битлек кигән төркем һөҗүм итте дип белдерә. Алар хәнҗәрләр, күсәкләр һәм пистолетлар белән коралланган булган.

Йәмән президенты Гали Абдулла Салихның хакимияттән китүен таләп итеп үтә торган каршылык чараларында 40лап кеше үлде. Салих 30 ел инде илгә җитәкчелек итә.

Чәршәмбе көнне илнең көнбатышындагы Әл-Хөдәйдә шәһәрендә үткән каршылык чарасында дистәләрчә кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG