Accessibility links

БМО Бәһрәйннең оппозициягә каршы көч куллануын тәнкыйтьләде


БМОның кеше хокуклары идарәсе башлыгы Нэви Пиллей Бәһрәйн хакимиятенең хөкүмәткә каршы демонстрациягә чыкканнарга көч куллануына борчылу белдерде.

Пиллей сүзләренчә, БМОдагы идарәгә Бәһрәйнда каршылык белдерүчеләрне һәм медицина хезмәтләрен кулга алулар, үтерүләр, кыйнауларны тасвирлаган коточкыч мәгълүматлар килгән.

Amnesty International хокук яклау оешмасы да хакимиятне демонстрантларга карата даими рәвештә чамадан тыш көч куллануда гаепләде.

Иран дәүләт телевидениесе, Тәһран, Бәһрәйн хакимияте шигый оппозициягә каршы көч кулланганга протест белдереп, үз илчесен чакырып алуы турында хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG