Accessibility links

Иминлек шурасы Либия язмышын ничек хәл итәр?


Мөәммәр Каддафи көчләре Аҗарстан шәһәренә бәреп керде
Мөәммәр Каддафи көчләре Аҗарстан шәһәренә бәреп керде

Атнакич БМОның иминлек шурасы Либиядә очышларны туктату резолюциясен кабул итәргә мөмкин. Әмма кайбер белгечләр аннан инде файда булмаячагын әйтә.

Кушма Штатлар, БМО иминлек шурасы Либия күгендәге очышларны туктатуны гына түгел, ә Мөәммәр Каддафига каршы киңрәк чаралар күрүне дә карарга тиеш, дип белдерә.

Бу хакта БМОдагы Кушма Штатлар вәкиле Сьюзан Райс әйтте. Аның бу белдерүе нәкъ иминлек шурасының Либия күгендәге очышларны туктату турындагы резолюция проекты имзалану ихтималлыгы алдыннан яңгырады.

Элегрәк Бөекбритания, Франция һәм гарәп илләре лигасы Либия күгендә очышларны тыю турындагы карарны расларга чакырса да, Кушма Штатлар моңа икеләнү белдергән иде.

Cьюзан Райс
Райс чәршәмбе көнне шура утырышыннан соң, тыныч халыкны саклауда мөһим булырга мөмкин дип санаган кайбер чаралар турында сөйләшүен әйтте.

“Ул Либия күгендә очышларны туктатуны да үз эченә кертә. Ләкин Кушма Штатлар очышларны туктату белән генә чикләнмичә, башка чараларны да карарга әзер булырга тиешбез дигән фикердә”, диде ул.

Мәскәү үзенекен тәкъдим итә

Шул ук вакытта кайбер илләр үз фикерләреннән чигенми. Билгеле булганча, Русия һәм Кытай резолюция проектына каршы чыга.

Русиянең БМОдагы вәкиле Виталий Чуркин сүзләренчә, Мәскәү Либиядәге ике тарафны да хәрби чараларны туктатырга чакыра торган резолюция тәкъдим иткән, әмма кызганычка, ул әллә ни яклау тапмаган.

Мәскәү тәкъдиме элегрәк БМО генераль секретаре Пан Ги Мун белдерүенә охшаш. Ул Либиядәге ике тарафны кичекмәстән хәрби тарткалашны туктатырга чакырды.

Русия тәкъдименә килгәндә, Райс бу проект Либия күгендә очышларны туктату резолюциясенә каршы килмәвен һәм әлеге документка кертелергә мөмкинлеген әйтте.

Каддафи көчләре Бенгазига якынлашты

Aҗарстан шәһәре янында Мөәммәр Каддафи көчләре кораллары
Либиядә Каддафига каршы булучыларның инде җиңелә баруы БМО иминлек шурасына тизрәк хәрәкәт итү бурычын куя.

Чәршәмбе көнне Каддафи көчләре оппозиция тупланган Бенгази шәһәренә якын берничә каланы басып алды. Аларның Бенгазидан ун чакрым еракта урнашкан Бәнин шәһәре һава аланын утка тотуы билгеле булды.

Элегрәк Мөәммәр Каддафиның улы Саиф әл-Ислам 48 сәгатьтә инде Бенгазига бәреп керәчәкләрен әйткән иде. Хәзер инде аларның Бенгази чигенә җитүе турында хәбәрләр килә.

Шуңа БМО иминлек шурасы резолюция проекты кабул ителсә дә, инде соң булырга мөмкин дип уйлаучылар бар.

“Резолюцияне тизрәк кабул итү мәсьәләсе мөһим. Ләкин ни генә булмасын без иминлек шурасына һәм халыкара көчләргә әллә ни өмет тотмыйбыз. Без үз көчләребезгә ышанабыз, бары корбаннар санын киметү өчен генә халыкара көчләрнең кушылуы мөһим”, диде Либиянең БМОдагы вәкиле урынбасары Ибраһим Дәббаши.

Әйтергә кирәк, Каддафига каршы булган әлеге вәкилне Триполи инде үз вазифасыннан читләштерде.

Шулай итеп, Либиягә хәрбиләр кертүне хуплаган Франция, Германия һәм кайбер гарәп илләренә Кушма Штатлар да кушылды. Ләкин АКШ элеккечә җирдә хәрәкәт итә торган гаскәргә каршы чыга. Ул Каддафи тарафларының Бенгазига үтеп керүен туктату өчен бары һава көчләрен генә куллану яклы булуын әйтә.
XS
SM
MD
LG