Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:56

Дини җырларга ихтыяҗ арта. Каршылар да юк түгел


"Раян" төркеме җырчылары Вәли Фазлыйәхмәтов һәм Азат Адиев

"Раян" төркеме җырчылары Вәли Фазлыйәхмәтов һәм Азат Адиев

“Раян” төркемен төрле чараларга чакыручылар артканнан арта. “Раян” шикелле дини юнәлешкә күчүче җырчылар Урта Азиядә дә бар.

Казандагы “Раян” төркеме егетләре үзләренең җырлар җыентыгын чыгарырга җыенып йөри. Алар башкарган дистәдән артык җыр арасында альбомга керердәе 6 икән.

Азат Адиев сүзләренчә, әле чынлап торып җырлый башлаганнарына 1 ел гына. "Раян"нар үзләрен сабыр һәм шул ук вакытта эшне җәтрәк тотмаучылар дип тә әйтә. Берәүләр булса, моңарчы әллә ничә җыр яздырыр иде инде.

Интернетка куелган җырларны тыңлаучылар күбәйгәненә дә куана ул. Калдырылган фикерләр шуны раслый.

“Хәзер аптыраган юк инде. Эшебез күп. Ел дәвамында ислам чаралары бик күп үтә. Никахлар да бик күп укытыла. Хәмерсез бәйрәмнәргә чакыралар. Бу юнәлеш безнең эшебезне тар гына кысаларга куймый”, ди Азат Адиев.

Кайчандыр татар эстрадасының йолдызлары булган “Казан егетләре” төркеменең элекке җырчылары Азат Адиев һәм Вәли Фазлыйәхмәтов оештырган “Раян” Татарстанда шау-шулы сәхнәдән үзенчәлекле башкаруга күчкән бердәнбер төркем булып тора әлегә.

Дөрес, татар җыр сәнгатендә халык һәм замана җырлары башкаручылар арасында да кирәк булганда мөнәҗәт һәм бәет әйтүчеләр дә бар.

“ART-Мәдһия” дини җырлар башкаручыларны җыя


Шулай ук Чуашстанның Урмай авылында үтүче “ART-Мәдһия” мөселман җыры фестивале дә әлеге үзенчәлекле юнәлештә башкаручыларны ел саен җыеп тора. Фестивальне оештыручы Фәрит Гыйбатдинов сүзләренчә, аларның сәхнәсе эстрадада дан тоткан һәм кирәк булганда мөнәҗәт-бәет башкаручылар өчен түгел.

Аллаһы тәгаләне мактаган зикер-җырларны башкаручылар да һәм бу юнәлешне тыңлап рухланырга яратучылар да арта гына бара, ди ул.

“Сәнгать университетыннан мөнәҗәт-бәетләр башкаручы төркемнәр, диния назәрәте каршында эшләүче төркемнәр һәм аерым башкаручылар, һәм шулай ук зикер әйтүче аерым кешеләр дә килә безгә”, ди Гыйбатдинов.

6 тапкыр үткәрелгән “ART-Мәдһия” дә чыгыш ясаучылар алар оешканда ук күңелләре белән дини юнәлешне үз иткән төркемнәр һәм мөнәҗәт-бәет, зикер әйтеп, Аллаһы тәгаләне зурлап дөньяга чыккан кешеләр.

Эчке халәт тартты

“Раян” әлегә Татарстанда эстрададан китеп дини юнәлеш алган бердәнбер төркем булып тора. Элгәре өлкәнрәк яшьтәге Зөһрә Сәхәбиева, Гөлзадә Сафиуллина да эстрада җырларын читкә куеп дини юнәлешкә һәм татар халкы тарихын чагылдырган җырларны башкаруга күчкән иде.

“Бу безнең үз ихтыярыбыз һәм сайлавыбыз. Үз теләгебез белән шул юнәлешкә кереп киттек. Чөнки безнең эчке дөньябыз һәм ышануларыбыз шул якка юнәлгән. Аллаһка, кыямәт көненә. Пәйгамбәребезнең Мөхәммәд икәненә ышанганга күрә үзебезнең тормышны Аллаһ кушканча яшәргә юнәлдердек”, ди Азат Адиев.

Урта Азиядә дә дини юнәлешкә күчүчеләр бар


Элекке Советлар Берлегенә кергән Урта Азия илләрендә дә эстрададан китеп дини юнәлештәге җырлар башкаруга аяк басучылар бар.

Аларның берсе Таҗикстанның күренекле поп-җырчысы Мәһрубон Раушан.

Мәһрубон Раушан
“Без пәйгамбәрне күрү өчен оҗмах бакчасына аяк атладык. Кыямәт көнендә монда безнең бөтен гөнаһлар кичереләчәк”, ди Мәһрубон үзенең әле күптән түгел генә иҗат ителгән җырында.

Мәһрубонга 30 яшь. 10 ел инде ул сәхнәдә. Хаҗ кылганнан соң әлеге адымны ясарга ниятләгән. Аны яратып тыңлаган тамашачы белән хушлашу концертын да куйгач, бары тик дини эчтәлектәге генә җырлар башкарачак. Мәһрубонның абыйсы шулай ук җырчы. Ул да хаҗ сәфәреннән соң дини җырларга күчкән булган.

Дини җырларга караш төрле


Ислам дөньясының һәм ислам динендәгеләрнең җырның төрле юнәлешләренә карашлары һәм мөнәсәбәтләре бертөрле генә түгел.

Мисал өчен, Таҗикстандагы музыка белгече Махбуб Ганҗали фикеренчә, ислам факторы көчәйгәнгә күрә, сәнгать әһелләре күбрәк акча эшләү өчен дингә якынаерга тырыша.

Шунысын да онытмаска кирәк, үтә исламчылар күбрәк булган төбәкләрдә көйчеләрнең тормышына куркыныч туарга да мөмкин.

Исламдагы кайбер радикаллар, аерым алганда “Талибан”, көйнең, уен коралларының бөтен төрләрен дә, хәтта дини җырларны да тыеп, Коръәннән читләшү дип белдерде.

Үрдүннең дә, мисал өчен, дин галиме Мөхәммәд Насыйр әд-Дин әл-Албаниның 1994 елда ук инде көйнең җәмгыятькә зур гөнаһ китерүче әйбер икәнен күрсәткән китабы дөнья күрде.

Пакстанны алсак, моннан өч ел элек анда хатын-кыз җырчы Айман Удас телевидениедән күренүгә үк атып үтерелгән иде.

Җырлау – шайтан чакырумы?


Татарстанда да җырлау гөнаһ диючеләр әле дә юк түгел. Чөнки, “Җырлау – шайтан чакыру” дигән сүзләр Советлар заманында үскәннәрнең колагына сеңгән. Һәм күпләрдә хәзер дә, чыннан да, бәлки шулайдыр, дигән шик тә калган.

“Без шәригать хөкемнәренә нигезләнеп музыканың хәләл икәнен ачыкладык. Безнең баштан чыккан әйбер түгел бу. Галим кеше үзенең дәлилләрен күрсәткән. Шул ук вакытта башка галим үзенең дәлилләрен күрсәтеп, җырлау ярамый, дигән. Бу мәсьәләдә дөньякүләм уртак фикерләр юк.

Озак вакытлар төрле дәлилләрне тикшергәннән соң, чагыштырып караганнан соң, без җырларга булдык, чөнки аны яклаучының дәлилләре көчлерәк, шәригатькә нигезләнгән. Ләкин җырлауда ниндидер кысалар бар. Мисал өчен хатын-кызлар турында җырлаганда”, ди Азат Адиев.

“Раян”нан өстә Аллаһ кына

“Казан егетеләре”ндә җырлаганда алар барыбер мәдәният министрлыгы күрсәтмәләрен үтәгәннәр. Кая да булса мәҗбүри чыгыш ясарга кирәк булганда, баш тартмаганнар.

Хәзер исә “Раян” төркеме беркемгә дә буйсынмый. Бездән өстә Аллаһы тәгалә генә, диләр. Ислам дине белән бәйләнештә хөкүмәт берәр чара үткәреп аларны чакырса, бик теләп баралар. “Раян” Казанда үтүче Халыкара мөселман киносы фестиваленең соңгысында да җырлады.

Дини юнәлештә җырлаучылар үзләренә тагын да сорау артачагына шикләнми. 1990 елда дөньядагы мөселманнар 20%ка якын булса, бүген барлык халыкның 23,4%ын тәшкил итә. 2030 елда җир шарындагы мөселманнар 26,4% булыр дип көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG