Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:04

Япониядә җир тетрәүдә һәм диңгез ташкынында үлгәннәрне искә алдылар


Бер атна элек илнең төньяк-көнчыгышында булган җир тетрәү һәм диңгез ташкыны нәтиҗәсендә үлгәннәрне Япониядә минутлык тынлык белән искә алдылар.

Рәсмиләр 16 мең 600 кеше үлгән һәм югалган дип белдерә.

Бүген иртән көчле җир тетрәүдә зыян килгән “Фукусима” атом электр станциясе өстендә пар күренгән. Аның нәрсәдән барлыкка килгәне хәбәр ителми.

Станция җитәкчелеге бүген 4 реакторның кимендә 2-сен электр белән тәэмин итүне җайларга исәпли. Электр белән тәэмин итү суыту системасын эшләтеп җибәрергә мөмкин. Әмма белгечләр аларның эшләп китүенә шик белдерә. Чөнки су суыру җайланмаларына җир тетрәүдә һәм аннан соң булган шартлауларда зыян килгән булырга мөмкин.

Халыкара атом энергетикасы агентлыгы (МАГАТЭ) Япония станциясендәге хәлне1986 елда Чернобыльдә булган вакыйгадан соң иң җитди һәлакәт дип бәяли.

XS
SM
MD
LG