Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәһрәйнда йөзләрчә кеше оппозиция вәкиле җеназасына җыелды


Манама. Энҗе мәйданын чатырлар шәһәрчегеннән чистарталар.
Манама. Энҗе мәйданын чатырлар шәһәрчегеннән чистарталар.
Бәһрәйн башкаласы Манамада чәршәмбе көнне оппозициядәге шигыйларның чатырларын җимереп, куып таратканда үтерелгән активистны күмү чарасына йөзләрчә кеше җыелды.

Сөнни кавемнең хакимияттән китүен таләп итүчеләрне куып тараткан вакытта махсус хезмәт танклар һәм авыр техника кулланды. Кимендә 3 оппозиция вәкиле, һәм 3 полиция хезмәткәре үтерелде.

Илдә гадәттән тыш хәл кертелүгә карамастан, махсус хезмәт бүген оппозиция вәкиле җеназасына килүчеләргә каршылык тудырмады.
XS
SM
MD
LG