Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:45

Уфа үзәгендәге борынгы шәһәр калдыкларын өйрәнү тагын 200 ел дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында башкорт галиме Нияз Мәҗитов белдерде.

Галим сүзләренчә, “Имән кала” дип аталган борынгы шәһәрчекне өйрәнү эшләре XXII-XXIII гасырларда да дәвам итәчәк. “Киләчәк буын кешеләренә дә эш күп әле анда. Алар яңа, заманча ысуллар һәм технологияләр буенча бу шәһәрчекне ныклы өйрәнер”, дип әйтә Нияз Мәҗитов.

Галим фикеренчә, әлеге Уфа урынында күп милләтләр яшәгән. Ә элегрәк Нияз Мәҗитов бу каланы фәкать башкортлар гына салган дип фаразлый иде. Ул шулай ук әлеге Уфа урынына Үзәк Азия якларыннан таҗикларның ата-бабалары күченеп килгән һәм алар биредәге башка халыклар белән кушылып “башкортлар”ны барлыкка китергән дигән фаразын да бәян итә.

Хәер, элегрәк бу тәңгәлдә башка фаразлар да әйтелә килде. Башкортлар ираннардан килеп чыккан дигәне дә, төркиләрдән без дигәне дә, бабаларыбыз фин-угырлардан дигәне дә. Уфа шәһәре Византия белән бәйләнештә яшәгән дигән “ачышларын” да бәян итә Нияз Мәҗитов.

Башкорт галимнәренә Уфаның бик борынгы шәһәр булуын дәлилләү өчен яңа мөмкинлекләр ачылып тора бу арада. Уфа үзәгендәге Пушкин урамы белән Салават Юлаев проспекты чатында “Борынгы Уфа” дип аталган тарихи-мәдәни музей төзеләчәк. Ул биредә археологлар тикшерү эшләре алып барган урында була.

Бу хакта Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның күрсәтмәсе имзаланды. “Борынгы Уфа” музее биредәге тормышның V-XVI гасыр аралыгын чагылдырачак. Бу инде башкорт галимнәренең соңгы елларда Уфа шәһәренең әле әйтелә килгән яшеннән 1 мең елга борынгырак булуын исбатлау өчен киң юллар ача.

Уфаның үзәгендә, археологлар тикшерү эшләре алып барган шушы төбәк, берничә ел элек башкала хакимияте рөхсәте белән төзүчеләргә яңа йортлар төзү өчен бирелгән иде. Анда төзүчеләр үз эшләрен киң җәелдерә башлагач, башкорт милли оешмалары, моңа ризасызлык белдереп, хәтта пикетлар да оештырды. Алар республика җитәкчелеген биредә төзелеш эшләре алып баруны тыярга чакырды.

Мәгълүм ки, алты ел чамасы элек рәсми төстә Уфаның 430 еллык юбилее билгеләнгән иде. Әмма күршедәге Татарстанның башкаласы Казан бик зурлап үзенең 1000 еллыгын билгеләгәннән соң, башкорт галимнәре яңа "ачыш" ясады - алар фикеренчә, Уфага да кимендә 1 мең ел бар. Ә профессор Нияз Мәҗитов барысын да уздырды - ул, Уфага хәтта 1 мең ярым-2 мең ел да булырга мөмкин, дип белдерә.

Бу проектның зур акчалар китерә алуына өметләнеп, Башкортстан хакимиятләре дә Уфаның борынгы шәһәр булуын исбат итүгә кызыксыну белдерә. Узган елларда гына да Уфада археология тикшеренүләре алып бару өчен Башкортстан хөкүмәте 20 миллионнан артык сум акча бүлгән иде. Быелга күпме акча күчерелүе хакында әлегә мәгълүматлар юк.

Уфаның борынгылыгын Русия галимнәре дә расласа, башкорт галимнәре аның 1500 еллык юбилеен уздыру өчен Мәскәүдән финанслар сорамакчы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG