Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:16

Башкортстандагы танылган татар рәссамы Вәгыйзь Шәйхетдинов Уфада үзенең чираттагы шәхси күргәзмәсен ачты. Анда автор үзенең Русия буйлап иҗат сәяхәте вакытында язган картиналарын куйган.

Башкортстан Рәссамнар берлегенең кече күргәзмә залында ачылган шушы күргәзмәсенә Вәгыйзь Шәйхетдинов кырыкка якын картинасын урнаштырган. Аларның күпчелек өлешен үзенчәлекле иҗат сәфәре барышында эшләгән иҗат җимешләре алып тора.

Вәгыйзь Шәйхетдинов 2009 елда, ике атна дәвамында, Русия Мәдәният министрлыгы һәм Рәссамнар берлеге берлектә оештырган иҗат сәфәрендә катнашкан иде. Абруйлы талант ияләре төркеменә Русиянең төрле төбәкләреннән җәмгысе 19 рәссам, шул исәптән, Башкортстаннан берүзе генә Вәгыйзь Шәйхетдинов та керде.

“Көнбатыш һәм Шәрык: XXI гасыр сәнгатендә кадимилек һәм заманчалык” дип аталган экспедиция-симпозиум вакытында, ике атна буе, Русиянең үзәк өлешендәге төрле төбәкләрдә була рәссамнар. Бу хакта җомга көнне күргәзмәсен ачканда Вәгыйзь әфәнде “Азатлык”ка да мәгълүматлар бирде.

“Илнең төрле төбәкләрендәге табигать күренешләрен күрдек, аларны күңелебезгә сеңдереп, аннан соң киндер өслегенә дә төшердек. Күп кенә талантлы рәссамнар белән аралашу да тәҗрибәне арттырды”, ди Вагыйзь әфәнде .

Иҗат сәфәре барышында рәссам Вәгыйзь Шәйхетдинов җәмгысе 25 картина яза. Бу иҗат җимешләре узган ел дәвамында ил буйлап, башка рәссамнарның да сурәтләре белән берлектә, төрле күргәзмәләрдә күрсәтелде.

“Хәзер инде менә картиналар Уфага әйләнеп кайтты һәм мин аларны якташларым игътибарына да тәкъдим итәм”, диде талантлы рәссам.

Әлеге күргәзмәсенә Вәгыйзь әфәнде Башкортстанның гүзәл табигате чагылыш тапкан картиналарын да урнаштырган. Күргәзмәдәге соклангыч эшләр белән өч атна дәвамында танышырга мөмкин булачак.
Рәссам Вәгыйзь Шәйхетдинов картинасы

XS
SM
MD
LG