Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:54

Урта гасырларда патшалар, гаскәриләр, сәүдәгәрләр, галимнәр һәм шагыйрьләр Казанга килеп, аны яулау турында хыялланган. Ә татар шагыйрьләре иҗат белән дөньяны яулап алмакчы булган. Хәзер дә бу горефләр онытылмый...


Президентлар сукмагы Казан аша уза

Узган атнада Төркиянең премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Казан Кирмәнендә, университетта булды. Студентлар һәм укытучылар алдында чыгыш ясап, ул Тукай шигырен татарча яттан укыды. Пәнҗешәмбе көнне көндезге сәгать 3тә аның махсус очкычы Казаннан Төркиягә очып китте.

Рәҗәп Тайип Эрдоган хәләл җефете белән
Шулай булгач, президентлар Русия рәсми сәфәреннән кире кайтканда Мәскәүгә кереп тормый, туры үз илләренә китә. Элекке елларда Кытай җитәкчесе Һу Дзинтао, Төркия президенты Абдулла Гүл, АКШ дәүләт сәркатибе Һиллари Клинтон шундый ук юл белән үз очкычларында Мәскәү аша Казанга килеп, шул ук тарихи урыннарда булганнан соң туп-туры үз илләренә очкан иде. Ни дисәң дә, Казанны күрү, аның мәхәббәтен яки байлыкларын яулау теләге күптәннән килә.

“Ак Барс” хоккейчылары чемпион түбәтәен сала

Бу атнаның тагын бер онытылмас вакыйгасы – “Ак Барс” такымының континенталь хоккей лигасы ярышыннан төшеп калуы. Ике ел рәттән чемпион булып, Гагарин кубогын яулаганнан соң, бу бүләккә “Татарин кубогы” дигән кушамат биргәннәр иде. Хәзер инде кинаягә урын юк: быел “Ак Барс”ка кубок эләкми.

"Ак Барс"-"Салават Юлаев" уены, 13 март Уфа
Гомумән, пәнҗешәмбе кичендә дүртенче тапкыр Уфадан килгән хоккей такымына җиңелгәннән соң аның өчен континенталь бәйге тәмамлана. “Салават Юлаев”ларның Казанны яулавы көтелмәгән һәм үзенә күрә фаҗигале вакыйга булса да, Казан бу хәлне ишетмәмешкә салышты. Җанатарларның сызлануы, Биләлетдиновны яки аның егетләрен каһәрләве беркайда да ишетелми.

Хәзер инде бу ярышта Мәскәү яки Питер командасының “Салават Юлай”ны бәреп чыгарганын көтәргә кирәк, диләр. Чөнки чемпионлыкның йә Казанга, йә Уфага китүе спорт һәм сәясәт генералларының бугазыннан үтми. “Ак Барс”ны “Салават” кулы белән төртеп чыгару уфаларның үзләрен тар-мар итү бурычын алга чыгара. Ничек булып бетәр...

Русия татарлары мохтарияте хисап тота

Шимбә иртәсендә милли оешмалар үз җыеннарын үткәрә. Карл Маркс урамындагы яшел аләмле ике катлы бинада Татар Иҗтимагый Үзәгенең пленумы ачылса, Санкт-Петербур урамындагы “Казан-Гранд Отель” кунакханәсендә Русия татарларының Федераль милли-мәдәни мохтариятенең VI хисап-cайлау конференциясе ачыла.

Илдар Гыйлметдинов
Анда Русиянең 28 төбәгеннән килгән татар милли оештыручылары, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русия президенты администрациясе, төбәкләр үсеше министрлыгы вәкилләре катнаша.

Федераль милли-мәдәни мохтарият шурасы рәисе Илдар Гыйльметдинов конференциянең максатлары белән журналистларны “Татмедиа” агентлыгында оештырылган матбугат очрашуында таныштырган иде. Русия татарларының милли-мәдәни тормышы башкаларның яшәешеннән аерылып тора, шимбә көнне үтәчәк конференциядә дә кызыклы фикерләр яңгырарга тиеш.

Татар филологиясе хадимнәре җыела


Җомга көнне Казан федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында төбәкара фәнни-мәдәни конференция ачылды. Анда классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре әдәбият, халык авыз иҗаты, татарларның гыйльми эшчәнлеге, тел белеме, текстология турында фикер алышачак.

Шигърият көненә алдан әзерләнәләр

Дүшәмбе көнне 21 мартта Халыкара шигърият көне төрле илләрдә билгеләп үтеләчәк. Татарлар, әлбәттә, мондый эштән читтә калмый. Тукай музеенда билгеле шагыйрьләр катнашлыгындагы кичә Халыкара шигърият көненә багышланып, җомга көнне үк үткәрелде. Казанны шигырь белән яулап алу яки татар шигыре белән дөньяның күңелен яулау хыялы элек тә булган, хәзер дә югалмый.

Шигърият һәм фән мәркәзе... Эстәрлебашта булган


Китап тышлыгы
Билгеле язучы, техник фәннәр докторы Зәки Зәйнуллин “Эстәрлебаш мәдрәсәсе” дигән повесть язып, мең данә тираж белән үз хисабына бастырып чыгарган. Автор анда 1905 елга кадәр татар шигъриятенең һәм фәненең Казанда үсешенә рөхсәт ителмәгәнен, хәзерге Башкортстанның Эстәрлебаш мәдрәсәсендә атаклы галимнәр, шагыйрьләр белем алганнарын сөйли.

Габдеррәхим Утыз Имәни, Мифтахетдин Акмулла, Әбелмәних Каргалый, Гали Чокрый, Шәмсетдин Зәки, Дәрдемәнд кебек шәхесләр Эстәрлебаш мәдрәсәсендә гыйлем эстәгән, дәрес биргән, иҗат иткән. Сәясәтчеләр Мирсәет Солтангалиев һәм Зәки Вәлиди дә Эстәрлебашта укыган.

Пьер Ришар һәм Нью-Йорк эшкуарлары Казанда

Атаклы “Уенчык” (“Le Jouet”) фильмында уйнаган француз киноартисты Пьер Ришар Казанга килеп, театр сәхнәсендә үзенең язмышы турында спектакль уйнады. Шул ук көннәрдә Нью-Йорк штаты эшкуарлары Татарстан парламентында кунакта булды. Киләчәктә Нью-Йорк штатыннан галимнәрне һәм белгечләрне Татарстанга чакырып китереп, техника һәм җитештерү мәсьәләләре буенча проектларны бергәләп төзү күз алдында тотыла.

Балыкчылар инкыйлабка күтәрелә

Русиянең Балыкчылык турындагы канунына төзәтүләр кертү турында канунга узган елның 28 декабрендә Дмитрий Медведев имза куйгач, балыкчылар хәрәкәте кайный башлады. Эшләр болай барса, бик күпләрнең кармак салырга елгага барыр өчен акчалары җитмәскә мөмкин.

26 мартта булачак Балыкчылар митингы Русия төбәкләрендә оештырылганда, Казан балыкчылары да читтә калмаячак. Шәһәрнең 5 урынында балыкчыларны яклаган каршылык хатларына имзалар җыела.

26 мартта балыкчылар митингына килүчеләр балык тотарга чыккан вакытта кия торган кием-салымда булачак, аларның кулларында сәяси корал – балык кармаклары булырга тиеш.

Әлеге хәбәр-дисбеләрнең һәркайсы якын атналарда тагын кулыбыздан үтәр. Ягъни “Азатлык” радиосы саналган вакыйгаларның ничек, кая таба үскәнен эфирда һәм интернет сәхифәсендә хәбәр итеп торачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG