Accessibility links

Бакыев эшен тикшергән мәхкәмә кичектерелде


14 июнь 2010 ел. Бакыев Минскида матбугат очрашуында.
14 июнь 2010 ел. Бакыев Минскида матбугат очрашуында.
Кыргызстанның элекке президенты Корманбәк Бакыев һәм аның тирәсендә булганнарның эшен тикшергән мәхкәмә 23 мартка кадәр кичектерелде.

Зыян күрүчеләр адвокаты Осунбәк Җамансарыев гаепләнүчеләрнең барсын да сак астына алуны үтенгән. Хөкемдар бу таләп үтәлмәүне игълан иткәч, зыян күргәннәр ягы мәхкәмәдән чыгып киткән.

Әнә шул сәбәпле мәхкәмә эше кичектерелгән.

Кыргызыстанда зур шау-шу тудырган әлеге мәхкәмә 27 кешенең эшен карый. Алар арасында улы Максим белән илнең элекке президенты Корманбәк Бакыев та бар.

Аларны 2010 елның апрелендә Бишкәктә булган бәрелешләр вакытында кеше үтерүдә гаеплиләр. Бәрелешләрдә 87 кеше үлде һәм йөзләп кеше яраланган иде.
XS
SM
MD
LG