Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный vs. Кузьминов – онлайн-бәхәс


Алексей Навальный (с) һәм Ярослав Кузьминов
Алексей Навальный (с) һәм Ярослав Кузьминов

18 март көнне Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов белән танылган блоггер Алексей Навальный арасында “сүз көрәштерү” булды. Сүз, бюджет акчасына сатып алулар турындагы яңа канун өлгесе, гомумән алганда, Русиядәге коррупция хакында барды. Азатлык сәхифәсе бу чарадан трансляция тәкъдим итте.


Кузьминов мәктәбе тарафыннан әзерләнгән бу канун өлгесенә Алексей Навальный үзенең блогында кискен тәнкыйть белдерде, хөкүмәт түрәләренә “җиң сызганып” урларга юл ача торган документ дип атады. Сүз уңаеннан, Ярослав Кузьминов Русиянең икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллинаның ире булып тора.

Кузьминов Навальныйны ачык бәхәскә чакырды. Навальныйны чакыруны кабул итте.

Җәмәгатьчелек игътибарын беренче чиратта бу дискуссиядә Навальныйның катнашуы җәлеп итә. Ул Интернеттагы "РосПил" дигән сәхифәсе һәм LiveJournal-дагы блогы белән киң танылган. Шул сайтлар аша Алексей Навальный Русиядә киң тамыр җәйгән коррупция очракларын фаш итә. Шул исәптән, төрле түрәләрнең дәүләт акчасын туздыру, үзләштерү очракларын.

Ноябрь аенда Навальный үзенең блогында "Транснефть" ширкәте тарафыннан төзелеп яткан ВСТО (Көнчыгыш Себер-Тын океан) торбаүткәргече проектында 4 миллиард доллар акчаның югалуы хакында белдергән иде. Бу акча төзелештәге материалларга һәм хезмәтләргә күпертелгән, уйдырма бәяләр кую аша урланган, ди Алексей Навальный.
XS
SM
MD
LG