Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:35

Казанда “Татарстанның 2011 ел укытучысы” бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Республика бәйгесенең быелгы җиңүчесе булып, Казанның 19нчы гимназиясенең 25 яшьлек физика укытучысы Нияз Гафиятуллин табылды.


Башкаланың 19нчы гимназиясе укучыларга заманча белем бирү өлкәсендә ирешкән уңышлары белән үз исемен еш ишеттерә. Бер карыйсың – анда интернет аша чит регионнарга яшәүче һәм татарча өйрәнергә теләүчеләргә татарча өйрәтәләр. Күп тә үтми бу мәктәптән, укучыларны авыр китаплар күтәреп йөрүдән коткару өчен, планшетлар белән укыту системына күчү хәбәрләре дә килә.

Ә инде әлеге гимназиядә акбурлы такталар урынына, электрон такталардан файдалану күптәннән табигый хәлгә әйләнгәнен әйтеп тә торырга кирәкмидер.

Бүген исә шушы гимназиянең 25 яшьлек физика укытучысы Нияз Гафиятуллин, Татарстан район-шәһәрләрендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңеп чыккан 50 иң яхшы укытучыны артта калдырып, беренче урынны яулады. Һәм республиканың “Ел укытучысы” исеменә лаек дип табылды.

Быелгы “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңүчегә бүләккә, башка еллардан аермалы буларак җиңел машина ачкычлары түгел, ә 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм бер елга аквапаркка йөрү сертификаты тапшырылды.

Гафиятуллин бу бүләкне гаиләмә багышлыйм дип белдерде. Журналистлар белән уздырган әңгәмәсендә ул, гаиләм һәм укучыларым ярдәме белән генә мондый зур дәрәҗәгә ирешә алдым, диде.

"Ел укытучысы-2011" бәйгесенең финалистлары
Шуны да әйтергә кирәк, быелгы бәйгенең финалистлары арасында күбрәк яшьләр булуы игътибарны җәлеп итте. Аннан соң 10 финалистның бишесе ир-егетләр иде. Һәм шулай ук беренче өч урынның да барысын ир-егетләр алды.

Татарстан фән һәм мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин сүзләренчә, “Ел укытучысы” бәйгесе берничә этаптан торган. Алар арасында “Ата-аналар җыелышы”, “Сыйныф сәгате”, “Ачык дәрес” һәм башка чаралар үткәрү мәҗбүри булган.

Мостафин, жюри быелгы бәйгедә, башка еллардан аермалы буларак, укытучыларның мәгълүмати технологияләрдән файдалана белү осталыгына да карады, ди.

Аның фикеренчә, замана укытучысы иң беренче чиратта үз һөнәренең остасы, мәгълүмати технологияләрдән оста файдалана белүче булырга тиеш.

Министр урынбасары хәзерге көндә Татарстан укытучыларына таратылган ноутбуклар белән эшләүдә килеп чыккан проблемны белүләрен һәм киләсе уку елыннан бу мәсьәләнең чишеләчәген дә үз сүзләренә өстәде.

“Һәрбер яңалыкта башта кытыршылыклар була. Аны бетерү өчен вакыт кирәк. Бу юнәлештә башка министрлыктагы хезмәткәрләр белән эш алып барабыз. Ноутбуклар темасында уңай карашлар белән беррәттән тискәре фикерләр дә ишетелә. Без боларның барысын да тикшерәбез”, дип белдерде мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин.

Бәйгедә икенче урынны Казанның 165 санлы мәктәбенең тарих укытучысы Ренат Хәйбуллин һәм өченче урынны шулай ук башкаланың 70нче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Илсур Сәлимгәрәев алды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG