Accessibility links

НАТО әзерләнгәндә, Триполи "акылга килде"


БМО резолюциясеннән соң Бенгази халкы "бәйрәм итә"
БМО резолюциясеннән соң Бенгази халкы "бәйрәм итә"

Триполи хөкүмәте атышларны туктату турында хәбәр итте. Әлеге белдерү БМО иминлек шурасының Либия турындагы резолюция проектын кабул итүеннән соң яңгырады.

БМО иминлек шурасының Либия турындагы резолюция нәтиҗәсен бар дөнья зур түземсезлек белән көтте дисәң ялгыш булмас. Аның имзалануы игълан ителеп берничә сәгать узгач, Либия тышкы эшләр министры Муса Кусса Триполиның атышларны туктатуын хәбәр итте. Ул моны тыныч халыкны саклау һәм БМО резолюциясе таләпләрен үтәү максатыннан эшләнә дип аңлатты.

Әлеге белдерү ясауга, мөгаен, НАТО утырышы да сәбәп булгандыр. Җомга көнне төньяк атлантик саклану беректәшлеге БМО резолюциясен тормышка ашыру чаралары турында сөйләшү өчен Брюссельдә киңәшмәгә җыелды.

Бу резолюция эчтәлегенә килгәндә, ул Либия күгендә очышларны туктату һәм тыныч халыкны яклау өчен “барлык чаралар куллану”ны күздә тота. Әмма аның нигезендә Либиягә чит илнең җир өсте гаскәрләре керүе тыела.

НАТО киңәш тота

Триполиның белдерүе НАТО планына ничек тәэсир итәр әлегә билгесез. Чөнки кайбер илләр инде резолюция кабул ителгәч үк Либиягә һөҗүм ясарга әзер булуын әйткән иде.

Мисал өчен, Франция берничә сәгать дигәндә хәрби чаралар башлаячагын белдерде. Ил хөкүмәтенең рәсми вәкиле Франсуа Баруэн: “Бу Либия җиренә бәреп керү түгел, ә аның халкын саклау өчен хәрби өлкәдәге чаралар күрү”, диде.

Франция Либиядәге оппозиция булган - Милли шураны илнең вакытлы хөкүмәте итеп танучы бердәнбер дәүләт булды. Резолюция авторларының да берсе - Франция.

БМО иминлек шурасы утырышында бу документны ун ил имзалады, ә Русия, Кытай, Германия, Һиндстан һәм Бразилия бер якка да кушылмады.

15 илнең бишесе бер якка да кушылмады

Русия һәм Кытай инде баштан ук Либия күгендә очышларны туктатуга каршы чыкты. Алар моның куркыныч нәтиҗәгә китерергә мөмкинлеген әйтте. Әмма утырышта аларның берсе дә резолюциягә каршы тавыш бирмәде.

Германия тышкы эшләр министры Һидо Вестервелле барлык куркынычларны бәяләгәч, ил гаскәрләренең Либиядәге хәрби чараларда катнашмаячак дигән карарга килүен әйтте.

“Һәм шуңа Германия тавыш бирүдә бер якка да кушылмады”, диде ул.

Русия шулай ук бу чарага үз хәрби көчләренең кушылмаячагын белдерде.

Гарәп илләре лигасы башлыгы Әмр Муса әлеге резолюцияне хуплауны “тыныч халыкны саклау” өчен дип аңлатты. Әмма шул ук вакытта ул тарафларның “бик эчкә кереп китүен” теләмәвен җиткерде.

Төркия хөкүмәте исә Либиядәге хәрби чараларны кичекмәстән туктатырга һәм низагны тыныч юл белән хәл итәргә чакырды.

Сүздә генә җитми

Элегрәк Триполида Каддафи режимы БМО резолюциясен кире какты һәм Либияне яклаячагын вәгъдә итте. Мөәммәр Каддафи улы Саиф әл-Ислам ABC каналына: “Без курыкмыйбыз. Әйдәгез! Без курыкмыйбыз. Сез Либияне утка тотып халыкка ярдәм итмәячәксез, бары аларны үтерәчәксез генә. Сез безнең илне юкка чыгарачаксыз һәм аңа беркем шатланмаячак”, диде.

Ләкин Бенгазидагы халык БМО резолюциясе турындагы яңалыкларны зур шатлык белән кабул итте. Чөнки соңгы көннәрдә Каддафи көчләре инде әлеге шәһәргә якынлашкан иде. Һәм Либия башлыгы якын көннәрдә аны басып алачагын әйтте.

Триполи атышларны туктату турында белдерсә дә, Каддафига каршы көчләр моны "шыттыру" дип атады. АКШ генераль секретаре Һиллари Клинтон: “Сүздә генә әйтү җитми”, диде.
XS
SM
MD
LG