Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә “Ватандашлар җыены” үтте


“Ватандашлар җыены” исемле чаралар Русиянең күп кенә өлкәләрендә үтә
“Ватандашлар җыены” исемле чаралар Русиянең күп кенә өлкәләрендә үтә

Сембердә оештырылган “Ватандашлар җыены” исемле чара өч көн буе барды. Бу чарада “Кешенең һәм ватандашның хокуклары һәм иреге” һәм “Коммерцияле булмаган сектор белән хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге” дигән темаларга сөйләштеләр.

Беренче көндә катнашучылар төшкә кадәр ике төркемгә бүленеп эшләде. Татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен беренче тема күбрәк кызыксындырды. Эксперт сыйфатында Иҗтимагый пулатта Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Галина Эдварс чыгыш ясады.

Галина ханым фикеренчә, бездә кануннар яхшы. Ләкин хакимиятнең һәм аерым түрәләрнең битарафлыгы аркасында, алар үтәлеп бетми.

Иҗтимагый пулат әгъзасы Виктор Лагутин аның фикерен тагын да тирәнәйтте:

“Минемчә, илдә иң мөһим кануннар үтәлми. Түрәләрне яки милиция хезмәткәрләрен җавапка тарту турында кем мәгълүмат бирә ала? Һәм, гомумән, андый очраклар бармы соң?”, диде ул.

Галина Эдварска бирер өчен әзерләнгән сорауны да аңа бирергә туры килде:

“Урыс булмаган халыкларны ана теленнән мәхрүм итүче 309нчы федераль канунны үтәү – урыс булмаган халыкларны кимсетү түгелме соң?” дигән сорауга Лагутин әфәнденең җавабы:

“Тел, дисез. Канунда барысы да язылган. Менә югары белем турындагы канун. Әгәр ул үтәлмәсә, мәҗбүр итәргә кирәк”.

Тик ул мәҗбүр итү ысуллары турында берни дә әйтә алмады.

Жириновскийның ЛДПР фиркасе вәкиле исә “Бердәм Русия” монополиясенә зарланды.

“Бездә бөтен дәүләт аппараты “Бердәм Русия” фиркасенә көйләнгән һәм сайлауларда аның җиңүе өчен генә тырыша”.

Иҗтимагый пулат әгъзасы Дмитрий Денисов хакимият вертикаленең гайре табигый нәрсә икәнлегенә игътибар юнәлтте:

“Мунча төзү яки юллар салу, төзәтү кебек нәрсәләр турында Мәскәүдән әмер көтеп утыруның дөрес түгеллегенә илбашы Медведев та игътибар юнәлткән иде инде”.

Гомумән, барча чыгышларда да диярлек хакимият вертикаленә ризасызлык күрсәттеләр.

Икенче көндә утырышлар ике җирдә аерым булды.

Беренчесендә “Социаль заказ” дигән темага фикер алышу булды, икенчесенә – коммуналь хуҗалык системасында үзбилгеләнү мәсьәләләре каралды.

Безне исә коммуналь хуҗалык мәсьәләләре күбрәк кызыксындырды. Анда Новоульяновск каласы вәкиле шәһәр тәҗрибәсе белән бүлеште. Аңа ышансаң, Новоульяновскида, чагыштырмача, коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык әллә ни зарланмый икән. Һәрхәлдә, өлкә үзәгенең Зөяаръягы районы вәкиленең чыгышы эчтәлеге белән чагыштырсаң, шундыйрак фикер туа.

Форумның өченче көнендә төшкә кадәр өлкә хакимияте бинасында өлкә муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый пулатлары җитәкчеләре җыены узды. Аннан соң коммерцияле булмаган оешмаларның проектлар авторлары тарафыннан оештырылган “Социаль проектлар ярминкәсе” белән танышу мөмкинлеге булды.

“Ватандашлар форумы”ның пленар утырышы “Губернаторский” мәдәният сараенда узды. Анда иртәрәк килгән халыкка зур экранда ике көн буе барган утырышлардан фоторәсемнәр тәкъдим ителде.

Йомгак чарасына өлкә башлыгы Сергей Морозов килер дигәннәр иде. Килмәгән булып чыкты. Төп сүз белән элекке шәһәр мэры – бүген Иҗтимагый пулат җитәкчесе Сергей Ермаков чыгыш ясады. Аннан соң Иҗтимагый пулат алдында торган бурычларны тасвирлаучы гомум резолюция кабул ителде.

Соңыннан Сергей Ермаковтан өч көн буе барган әлеге чараның максаты һәм нәтиҗәләре турында сорау белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә табылды. Ул шулай дип җавап бирде:

– Бездә коммерцияле булмаган оешмалар саны 2500 санала, Тик аларның нибары 150 чамасы гына чынлап эшли. Калганнары да уяныр, селкенә башлар дип өметләнәбез. Аларны өйрәтү ягыннан да эш алып барабыз. Икенчедән, бу импульс муниципаль берәмлекләр пулатларын да селкетә башлар, дигән өмет бар. Өченчедән, безнең төп максат –киң халыкның активлыгына да этәргеч бирү.
– Әлбәттә, яхшы ниятләр. Тик Русиядә “Менә барин кайтыр да, барчасын да үз урынына куяр” дигән ментальлек тирән тамырлы бит?

– Мондый ментальлекне бетерергә кирәк. Барин берни дә эшли алмый. Ә ватандашлар җәмгыяте бар нәрсәгә дә сәләтле. Тик кайчакта теләкләрне тормышка ашыру мөмкинлекләре җитми. Без исә бу яктан да тырышачакбыз.
Кызганыч ки, мондый ментальлек, Сембер якларында туып үскән бөек идеолог Михаил Сусловның тырышлыклары нәтиҗәсендә, татарга да иңдерелә бара. “Колхозларны эреләтү” кампаниясе генә дә татарның биленә балта чапты бит. Татар авыллары Некрасовның Разутое, Раздетое, Неелово, Горелово, Дырявино, Заплатино, Неурожайка авыллары хәленә төшерелде.
XS
SM
MD
LG