Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:23

Самарда хакимияткә каршы митинг узды


Самарда «Мин бу хакимияткә ышанмыйм!» дигән шигарь белән митинг үтте.

Шәһәр үзәгендә узган бу чарага бер меңнән артык кеше җыелды.

Полиция митингта катнашучыларга әләмнәр болгауны һәм түрәләрне тәнкыйтьләүче плакатлар күтәрүне тыкды.

Митингта катнашучылар президент Дмитрий Медведевның һәм премьер-министр Владимир Путинның хакимияттән китүен таләп итте.

XS
SM
MD
LG