Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:57

Япониядәге су үткәргечләрдә нурланыш табылды


Япониянең җир тетрәүдән зыян күргән «Фукусима Даичи» атом электр-станциясе тирәсендәге районнарда су үткәргечләрдә нурланышлы йод һәм цезий табылды.

Хакимиятләр бу кеше сәламәтлегенә куркынычлы түгел дип ышандыра.

Элегрәк япон хөкүмәте кайбер азык-төлекнең дә нурланыш алуын белдергән иде, әмма шул ук вакытта аларны ашау куркынычлы түгел дип тә әйтелде.

Атом электр станциясендә өченче реакторны суыту эшләре дәвам итә.

Япония полициясе белдерүенчә, 11 марттагы җир тетрәү һәм диңгез ташкыны нәтиҗәсендә 7300 кеше һәлак булган, 11 меңләп кеше югалган.

XS
SM
MD
LG