Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:42

Обама Латин Америкасы сәфәрен башлады


АКШ президенты Барак Обама биш көнлек Латин Америкасы сәфәрен Бразилиядән башлады.

Сәфәрнең максаты икътисадый бәйләнешләрне киңәйтү һәм төбәктә иминлек хезмәттәшлеген арттыру.

Башкала Бразилиядә Обама һәм аның хәләл җефете Мишель Бразилиянең яңа сайланган президенты Дилма Руссефф белән очрашты.

Обама Бразилиядән соң Көньяк Американың бай илләре рәтенә кергән Чилига барачак.

Өченче һәм соңгы тукталыш Эль-Сальвадор булачак.

XS
SM
MD
LG