Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози: Халыкара көчләр очкычлары Либиягә китте


Канаданың CF-18A һөҗүм очкычы Либиягә якын НАТО ныгытмасы янында
Канаданың CF-18A һөҗүм очкычы Либиягә якын НАТО ныгытмасы янында

Халыкара көчләрнең хәрби очкычлары Каддафиның гыйсъянчыларга һөҗүмнәрен туктату өчен Либиягә китте.

Франция президенты Николя Саркози халыкара беректәш көчләрнең хәрби очкычлары президент Муаммар Каддафи көчләренең Бингазидагы гыйсъянчыларга һөҗүмен туктату өчен Либиягә китте дип белдерде.

Парижда Европа, АКШ һәм гарәп җитәкчеләре җыелып Либиягә карата чаралар турында киңәшләшкәннән соң, Саркози халыкара җәмәгатьчелек Каддафиның “үтереш котыруын” туктату өчен чаралар күрә диде.

Элегрәк Франциянең берничә күзләү очкычының Либия күгендә очуы, АКШ һәм Дания хәрби очкычларының Италиягә китерелүе хәбәр ителгән иде.

Шимбә көнне Либиядәге Бингази шәһәренең көнбатыш районнарында Каддафи көчләренең гыйсъянчылар белән бәрелешүе хәбәр ителде.

Сугышта танклар, артиллерия һәм һава көчләре дә катнашуы әйтелде.

Гыйсъянчылар белдерүенчә, хастаханәләр яралылар белән тулган.

Шәһәр халкы көнчыгыш районнарга качарга тырыша.

Гыйсъянчылар җитәкчесе Мостафа Габдел Җәлил халыкара җәмәгатьчелекне кан коюны туктатуда акрын эш итүдә гаепләде.
XS
SM
MD
LG