Accessibility links

Либиядә халыкара хәрби чараның беренче өлеше тәмам


Либия күгендә очышларны туктату максатындагы халыкара хәрби чараның беренче өлеше уңышлы тәмамланган.

Бу турыда АКШ хәрби идарәләре башлыкларының берләштерелгән комитеты җитәкчесе, адмирал Майк Маллен белдерде.

Аның әйтүенчә, АКШ, Британия һәм Франция хәрби көчләре Либия хәрби корылмаларын утка тотканнан соң, Либия президенты Муаммар Каддафи көчләре гыйсъянчыларның төп таянычы булган Бингази шәһәренә һөҗүмне туктаткан.

Халыкара көчләрнең төп һөҗүме Либинең һава һөҗүменнән саклану корылмаларына каршы юнәлтелгән. Моннан тыш башкала Триполи һава аланы, Бингази янындагы хәрби техника һәм башка һәдәфләр утка тотылган.
XS
SM
MD
LG