Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи көчләре Мисурата шәһәрен алды


Либиядә президент Муаммар Каддафи көчләре гыйсъянчылар кулындагы Мисурата шәһәре үзәген яулап алды.

Шәһәрне яулаганда танкларның да катнашуы хәбәр ителә. Бәрелешләрдә кимендә ун кеше һәлак булган.

Шимбә халыкара көчләрнең һава һөҗүменнән соң Каддафи көчләре гыйсъянчыларның төп таянычы булган Бингази шәһәрен һөҗүмне туктатты.

Гарәп илләре лигасы Көнбатыш илләренең Либиядәге һава һөҗүмен хөкем итте.

Лиганың генераль секретаре Амр Мусса Либия күчендә очышларны туктату һәм тыныч халыкны яклау өчен башка чаралар да бар иде диде.
XS
SM
MD
LG