Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядәге халыкара хәрби чараның беренче өлеше тәмам


Каддафи көчләренә һөҗүм
Каддафи көчләренә һөҗүм

Либиядә очышларны туктату максатындагы халыкара хәрби чараның беренче өлеше уңышлы тәмамланды диелә.

Либиядә президент Муаммар Каддафи көчләре гыйсъянчылар кулындагы Мисурата шәһәре үзәген яулап алды.

Шәһәрне яулаганда танкларның да катнашуы хәбәр ителә. Бәрелешләрдә кимендә ун кеше һәлак булган.

Либия күгендә очышларны туктату максатындагы халыкара хәрби чараның беренче өлеше уңышлы тәмамланды диелә.

Бу турыда АКШ хәрби идарәләре башлыкларының берләштерелгән комитеты җитәкчесе, адмирал Майк Маллен белдерде.

Аның әйтүенчә, АКШ, Британия һәм Франция хәрби көчләре Либия хәрби корылмаларын утка тотканнан соң, Каддафи көчләре гыйсъянчыларның төп таянычы булган Бингази шәһәренә һөҗүмне туктаткан.

Халыкара көчләрнең төп һөҗүме Либиянең һава һөҗүменнән саклану корылмаларына каршы юнәлтелгән. Моннан тыш башкала Триполи һава аланы, Бингази янындагы хәрби техника һәм башка һәдәфләр утка тотылган.

Көнбатышның Либиядәге гамәлләре хөкем ителә

Амр Мусса

Гарәп илләре лигасы Көнбатыш илләренең Либиядәге һава һөҗүмен хөкем итте.

Лиганың генераль секретаре Амр Мусса Либия күгендә очышларны туктату һәм тыныч халыкны яклау өчен башка чараларны куллану да мөмкин иде диде.

Русия белән Кытай Либиядә халыкара кораллы хәрби чара үткәрелүгә кызганыч белдерде һәм атышларны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга чакырды.

Һиндстан да Либиядәге халыкара һава һөҗүмнәренә кызганыч белдерде.

Русия белән Кытай БМО Иминлек Шурасында вето хокукына ия булсалар да, узган атнакич Либиядәге халыкара хәрби чарага юл ачучы резолюцияне хуплаганда вето хокукын кулланмаска булды. Русия белән Кытай һәм тагын өч ил тавыш бирүдә катнашмады. Иминлек Шурасындагы калган ун илнең барысы да резолюцияне хуплап тавыш бирде.

Гейтс Либиядәге хәлләрне күзәтә

Роберт Гейтс

АКШ саклану министры Роберт Гейтс Либиядәге хәлләрне күзәтү өчен Русия сәфәрен кичектереп торырга булды.

Якшәмбе Гейтс Русиягә өч көнлек сәфәрен башларга тиеш иде. Русиядә Гейтс Мәскәү һәм Петербурга тукталачак.

Пентагон сәфәрнең кимендә бер тәүлеккә кичектерелүен белдерде.

XS
SM
MD
LG