Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда Нәүрүз бәйрәме узды


Сәхнәдә "Яктылык" укучылары
Сәхнәдә "Яктылык" укучылары

Быел Нәүрүз бәйрәме шәһәрнең иң затлы бинасы саналган "МТЛ Арена"да узды. Бәйрәмне татар көрәше, милли ризыклар, концерт чаралары бизәде.


Самар татар милли хәрәкәте үзенең 22 еллык тарихында бик күп мәдәни чаралар уздырып килде. Шулар арасында Сабан туе һәм Нәүрүз аерым урынны биләп тора.

Быелгы Нәүрүзнең үзенчәлекләре дә бар. Беренчедән, быел Нәүрүз үзенең урынын алмаштырды. Алдагы елларда бәйрәм спорт cараенда узса, быелгы тантана шәһәрнең иң кәттә бинасы саналган "МТЛ Арена"да барды. Бу бина байлар йорты исемлегендә. Монда бар нәрсә заманча, бар нәрсә Европача.

Икенчедән, быелгы Нәүрүз тулысынча Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте көче белән узды. Аның рәисе Мидхәт углы Миннәхмәт Халиулловның соңгы 85 елда Самар шәһәр Думасына татарлардан беренче булып депутатлыкка узуы да тантананы көчәйтте.

Өченчедән, мохтарият әле бер ел гына эшләп килсә дә, бик зур проектларны да җилкәсенә алырлык көче барлыгын раслады. Самар татар хәрәкәтенә һөнәрле, маллы, булдыклы яшь эшкуарлар килеп керде.

Көннең беренче яртысында 18 яшькә кадәрле егетләр арасында татарча көрәш барды. Көрәш мәйданында әбер-чебер малайларның сансыз күп булуы татар көрәшенең киләчәге барлыгын раслый. Ә инде дистәләгән егетнең бил сынашуы милләтнең сихәт генофондына ишарә иде. Һәр үлчәүдә үзенең батыры булды.

Абсолют батыр булып Самар каласының Петра Дубрава бистәсендә яшәүче егет Илдус Дадаев калды. Ә менә тамашачылар күзлегеннән иң сөйкемле көрәшче итеп Җәмил Шәмсетдинов танылды. Батырларга бүләкләрне губернатор урынбасары, Губерна Дума рәисе, мэр урынбасары, Октябрьски районы башлыгы Алла Волчкова, милли хәрәкәт юлбашчылары тапшырды.

Зур сәхнәдән барган котлауларда җитәкчеләр тарафыннан татарларга карата иң матур сүзләр яңгырады. Милли хәрәкәткә зур өлеш керткәннәргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Җирле үзешчән сәнгать көчләре тарафыннан күрсәтелгән концерттан соң, Фәридә-Алсу дуэты сәгать ярымлык тамаша күрсәтеп, бик күпләрнең күңел кырларын татар җирлегенә якынайтты.

Самар Җәмигъ мәсҗеде имамы Иршат Сафинның вәгазе төпле булды. Аның артыннан мәдрәсә шәкертләренең мөнәҗәт әйтүе хәзрәтнең фикерләрен куәтләп җибәрде.

Фойеларда милли ризыклар, уеннар, татар язмаларын сату – барчасы да бәйрәмгә милли төсмер өстәде.

Фәридә-Алсу дуэты әлеге чарага карата үз фикерләрен белдерде: “Без беркайчан да үзебезнең концертларыбызда моның кадәр күп бәләкәч балаларны күргәнебез юк иде. Олылар утырып музыка тыңлый. Нарасыйлар иркен залда көрәш матлары өстендә рәхәтләнеп мәтәлчек ата, уйный, мәш килә. Болар татар рухын сеңдерә. Татар мохитендә яши. Боларның киләчәктә татар тамашасына килүенә нигез салына”, диде алар.

XS
SM
MD
LG