Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:03

Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге пленумы Татарстанда татар телен урыс теле дәрәҗәсендә куллануны таләп итә. Түрәләрне тел турындагы кануннарны үтәргә чакыра.


19 мартта Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы пленумы узды. Җыенда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Чистай, Лениногорски, Яшел Үзән шәһәр-районнарыннан 45 делегат катнашты. ТИҮ пленумы Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре, бәйсез дәүләтләрнең президентлары һәм парламентларына, Европа Шурасына татар милләтен яклауны сорап мөрәҗәгать кабул итте.

“Татар 500 ел буе авыр сынаулар үтә”


Иҗтимагый үзәк җыелышы дога кылу белән башланды. Делегатлар Аллаһның татар милләтенә олы сынаулар җибәрүен, татарның шушы сынауларны 500 ел буе зур югалтулар белән узуын искә алды. Татар халкын, аның телен дәвамлы, иманлы кыл дип, милләтпәрвәрлар дога кылды.

ТИҮ әлеге җыенга Татарстан Диния нәзарәтен дә чакырган. Әмма алардан пленумга килүче булмады. Шулай ук башка кайбер хәзрәтләр дә җыенга килергә курыккан.

Милли азатлык көрәше һаман дәвам итә


Пленумда беренче сүзне иҗтимагый үзәк рәисе Галишан Нуриәхмәт алды. Ул татар халкының фаҗига алдында торуын, милли мәктәпләрнең ябылуын, милләтләргә каршы төрле кануннар кабул ителүен әйтеп узды. Хәзерге вакытта яшьләрне милли эшкә җәлеп итү кирәклеген белдерде.

“1988 елдан башлап хәзергә кадәр милли азатлык көрәшеннән баш тартканыбыз юк һәм бу көрәшне дәвам иттерәбез. Бүген авылда халыкка эш юк, шәһәрдә дә хәерчеләр байтак. Ә Мәскәү миллиардерлар шәһәре санала”, ди Галишан Нуриәхмәт.

Яңа Дәрдемәндләр кирәк

ТИҮ рәисе чыгышында инкыйлабка кадәр татар байларының милли мәгарифкә, гомумән, милләтне саклауга керткән өлешләрен әйтеп китте. Әмма бүген милләт өчен янучы татар байлары аз.

Татар иҗтимагый пленумында шунысы сизелде: хәзер милли хәрәкәт дәүләттән ярдәм көтми. Шуңа да яңа татар байлары турында сүз чыкты. Чөнки байлар ярдәмендә бәйсез татар мәктәпләре, университет ачып була.

Шулай ук урысныкыннан тулысынча аерылган милли мәгариф системын торгызу хәрәкәтен дә башлап җибәрергә кирәк. Пленумга килүчеләр дә Русия кануннарына каршы көрәшүнең мәгънәсе юклыгын, татар мәгариф системын төзи башлау кирәклеген яшермәде.

“Конституция нигезендә мәгариф эшен республика алып барырга тиеш. Әмма моңа мөмкинлек юк”, ди Галишан Нуриәхмәт.

Татар теле дәреслекләрен Мәскәү кайчан раслый?


Пленумда Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин татар мәгарифенең бүгенге хәле турында чыгыш ясады. Лотфуллин татар теле програмнарын Мәскәүдән раслату мәсьәләсенә ныклап тукталды. Русиядә милли мәгарифне төрле кануннар белән юкка чыгара баруларын белдерде.

“Иң беренче чиратта татар теле програмнарын Мәскәүдән раслату зарур. Моны мәгариф министрлыгыннан таләп итәргә кирәк. 309 канун кабул ителгәннән бирле өч ел вакыт узса да, бу юнәлештә бер эш тә эшләнмәгән.

Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан Татарстандагы башка дәреслекләр расланган. Бары тик татар теле дәреслекләре генә расланмаган. Ни сәбәпле? Моның бит татар телен укытуны туктатуга китерүе ихтимал”, диде Марат Лотфуллин.

“Татарстан бәйсезлеген игълан итә ала”


ТИҮ пленумы Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре, бәйсез дәүләтләрнең президентлары һәм парламентларына, Европа Шурасына татар милләтен яклауны сорап мөрәҗәгать әзерләде. Анда язылганча, 2007 елда 309 санлы федераль канун кабул ителде.

Русия мәгариф министрлыгы 262нче боерыгы белән 2008 елда Бердәм дәүләт имтиханын урыс булмаган телләрдә тапшыру тыелды. Әлеге канун һәм боерык урыс булмаган халыкларны бетерү өчен кабул ителде. Болар Русия җитәкчеләренең бер өлеше хуплаган “Русия урыслар өчен!” шигарен тормышка ашыра.

“Русия составында калган очракта, татар милләте мәгариф системасын, телен һәм мәдәниятен саклый алмый. Халыкара хокукка таянып, Татарстан бәйсезлеген тануны таләп итә алабыз”, диелә мөрәҗәгатьтә.

ТИҮ пленумы Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре, бәйсез дәүләтләрнең президентлары һәм парламентларыннан, Европа Шурасыннан 309нчы канунны, 262нче боерыкны гамәлдән чыгаруны; төбәкара һәм азчылык телләр турындагы Европа Хартиясен Русиядә ратификацияләүне; Русиядә туган телдә белем алырга гарантия булдыруны; милли мәгариф системын торгызырга булышуны; Татар милли университетын ачуны сорый.

Татар телен урысныкы белән тигез кулланырга!

Мөрәҗәгатьтән тыш, пленум делегатлары резолюция кабул итте. ТИҮ Татарстан Дәүләт Шурасыннан, хөкүмәттән, Казан шәһәр Думасыннан республика Конституциясенең “Дәүләт телләре турындагы канунын” үтәүне таләп итә. Әлеге канунның ни өчен үтәлмәвен тикшерү турында Татарстан прокуратурасына, Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена.

Җыен делегатлары татар телен, мәгарифен яклап Татарстан шәһәрләрендә бер үк көнне урам җыеннары, пикетлар оештыруны кирәк тапты. Мәгариф министрлары Фурсенко белән Гыйлметдиновка эштән китәргә тәкъдим итә. Иҗтимагый үзәк вәкилләренә җирле һәм республика сайлауларында катнашу әһәмияте ассызыкланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG