Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амр Муса БМОның Либия турында резолюциясен хуплый


Гарәп илләре лигасы генераль секретаре Амр Муса Либия күгендә очышларны тыю турындагы БМО Иминлек Шурасы резолюциясен хуплавын белдерде.

Моны ул Каһирәдә БМО генераль секретаре Пан Ги Мун белән сөйләшүдән соң әйтте. Кичә Муса Либиядә башланган халыкара хәрби чарага борчылуын белдергән иде.

Бүген Пан Ги Мун Каддафиның тыныч халыкка карата репрессияләрен туктату максатындагы каты һәм тәвәккәл чаралар Гарәп илләре лигасының БМО резолюциясен хуплавы нәтиҗәсендә мөмкин булды диде.
XS
SM
MD
LG