Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:28

Федераль мохтарият яңа бурычлар куя


Федераль татар милли-мәдәни мохтарият конференциясендә катнашучылар, Казан, 19 март 2011 ел.

Федераль татар милли-мәдәни мохтарият конференциясендә катнашучылар, Казан, 19 март 2011 ел.

Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтариятенең VI конференциясендә рәис сайланды һәм алга таба бурычлар билгеләнде.


19 март көнне “Гранд отель Казан” кунакханәсендә Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте VI конференциясен үткәрде. Әлеге чарада мохтарият Шурасы һәм аның рәисе узган 4 елда башкарылган эшләргә хисап тотты.

Бу конференциягә 26 төбәктән 80гә якын делегат сайланган булса да, аларның 64е генә “Гранд отель Казан” кунакханәсендәге җыенга килеп җиткән иде. Бөтендөнья татар конгрессы корылтайларыннан аермалы буларак, Русия татарлары мохтариятенең рәсми җыеннарында һәр төбәктән 2-3 кенә кеше катнаша. Мондагы нотыклар гомумсәяси, яки милли мәсьәләләр буенча түгел, ә бары тик федераль һәм төбәк хакимиятләре җирле үзидарәләр белән хезмәттәшлеккә кагылган конкрет мәсьәләләр турында була.

VI конференция 2007 елның мартында сайланган мохтарият Шурасының һәм аның рәисе Илдар Гыйлметдиновның милли эшләрне ничек алып баруына йомгак ясады.

Казан үзәгендәге затлы кунакханәдә үткән бу чарага Федераль үзәктән Русия президенты идарәсе вәкиле Андрей Ротермель, РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Максим Травников, Татарстан дәүләт Шурасының рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан президенты аппараты Эчке сәясәт идарәсе башлыгы Александр Терентьев, Тышкы эшләр департаменты башлыгы Искәндәр Мөфлиханов, Русия Җәмәгать пулаты вәкиле Александр Соколов, һәм Татарстан депутатлары да килгән иде.

Федераль канун нигезендә, Татарстан республикасында татар милли-мәдәни мохтариятләре рәсми рәвештә теркәлми. Федераль мохтарият өлкә һәм республикалардагы, төбәк мохтариятләре һәм Татарстандагы барлык милли һуманитар оешмалар, республикадагы мәдәни, мәгърифәт һәм фән мөмкинлекләренә, мәгълүмат ресурсларына таяна.

Шул максат белән федераль мохтарият Шурасы белән Татарстан хөкүмәте арасында махсус килешү төзелгән иде. Шуның нигезендә, федераль мохтарият Шурасына һәм төбәк мохтариятләренә Татарстан президентыннан мәдәният, мәгариф, яшьләр эшләре министрлыкларыннан ярдәм күрсәтелә. Төбәк мохтариятләре эшчәнлеген Татарстан оешмалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә, Русиянең барлык татарларын гомуми бурычларны үтәүгә җәлеп итү Федераль мохтариятнең төп бурычы булып тора.

Мохтарият рәисе 4 елга хисап тотты

Илдар Гыйлметдинов
Мохтарият рәисе Илдар Гыйлметдинов үзенең хисап чыгышында Федераль автономия алып барган эшнең үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул Дәүләт Думасы депутаты буларак милли оешмаларга һәм проектларга грантлар алып бирүне тәэмин иткән, татар яшәгән барлык төбәкләрнең губернаторлары белән эшлекле элемтәләр урнаштырып, татарларга уңай караш булдырырга, күптән хәл ителмәгән мәсьәләләрне чишәргә омтылган.

Әстерхан, Сембер, Удмуртиядә үткән федераль Сабан туйларына матди ярдәм күрсәтелгән. 2007 елда мөселман яшьләре фестивален оештыруны тәэмин иткән. Федераль мохтарият Рәшит Ваһапов исемендәге “Татар җыры” фестиваленә Халыкара иҗтимагый фондның грантын яулап алырга булышкан. Һәр елны Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының “Идел” үзәге белән Татар яшьләре көннәре үткәрелә.

Күптән түгел Федераль татар милли-мәдәни мохтариятенең нигезләмәсе Русия Юстиция министрлыгында кабат теркәлү үтте.

Бик күп чараларга конкрет ярдәмне мохтарият Русия төбәк үсеше министрлыгыннан алган. Мәсәлән, министрлык гранты белән Татар мохтариятенең “Тамырлар” этник-мәгълүмат проекты кысаларында “Халкым мирасы” дигән 10 аудио-дисктан торган җыентык чыгарылган.

Русиядә телләрне саклауга бәйле вазгыятьне тикшерү, “Төбәк һәм азчылык телләре” турында Европа хартиясен ратификацияләү юлларын эзләүдә Федераль мохтарият зур эшләр башкара. Илдар Гыйлметдинов канун нигезендә нәтиҗәле эшләүче төбәк мохтариятләренең тәҗрибәсе белән таныштырып, аларның җитәкчеләренә рәхмәт әйтте.

Конференция ахырында алдынгы төбәк мохтариятләренә бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар белән беррәттән Русиянең төбәк үсеше министрлыгы Федераль мохтариятенең рәхмәт билгесенә лаек булды.

Моңа карамастан Илдар Гыйлметдинов чыгышында Федераль оешмаларның, бигрәк тә Төбәкләр үсеше министрлыгының милли мәгариф, Русия халыклары телләре саклануы, милли оешмаларның агымдагы эшчәнлеге кебек актуаль проблемаларга игътибары җитмәвен әйтте.

"Милли сәясәт кирәк"

Русиядәге сәяси вазгыять рус булмаган милләтләрнең борчылуы, Мәскәүнең Манеж мәйданында булган бәрелешләр төрле дәрәҗәдәге корылтай һәм форумнарда тәнкыйтьләнә. Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да милли сәясәтне камилләштерү, Русиядә милләтләр министрлыгы булдыру кирәклеген әйтте.

Җыенда мохтарият яхшы эшләсә дә, җитешсезлекләр булуга да игътибар ителде. Кайбер төбәкләрдә Татар милли оешмалары параллель рәвештә эшләп, бер-берсенә көндәшлектән арына алмый. Фәрит Мөхәммәтшин, бер-берсен яманлап җибәргән хатларны үзегезгә кире җибәрәчәкбез, диде.

Русия төбәкләр үсеше министры урынбасары Максим Травников үзенең чыгышында Русия татарлары мохтариятен уңай яктан бәйләде. “Башка халыклар һәм аларның оешмаларыннан татарларның гамәлләре кискен аерылып тора”, диде ул.

Травников җәмәгатьчелек тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, Русиядә федераль премьер-министр урынбасары җитәкчелегендәге комиссия оештырылачагын әйтте.

3 сәгать ярым тәнәфессез барган бу җыенда эшлекле чыгышлар гына түгел, сәламләү һәм хуплау сүзләре дә яңгырады. Мәсәлән, Азәрбайҗан федераль милли мохтарияте президенты Сөен Садыков татарлар корылтаена Мәскәүдән махсус машина белән килгән иде. Ул татар оешмаларының эшчәнлегенә, Казандагы үзгәрешләргә соклануын белдерде.

Конференциядә катнашкан Русия яһүдләренең федераль мохтарияте рәисе Михаил Скоблионок, Русия әрмәннәре мохтарияте рәисе урынбасары Михаил Хачатурян да татар милли оешмаларының башка милләтләр белән тыгыз хезмәттәшлек итүен уңай бәяләде.

Конференциядә Иваново, Төмән, Бурятия, Мәскәү өлкәсе, Коми республикасы, Сарытау мохтариятләре җитәкчеләре эшлекле тәкъдимнәр кертте.

Башкортстан татарлары гафу үтенде


Мәҗит Хуҗин чыгыш ясый
Башкортстан татарлары милли мәдәнияте мохтарияте җитәкчесе урынбасары Мәҗит Хуҗин узган елларда үз оешмаларының һәм мохтарият рәисе Рамил Бигновның нинди авырлыклар кичерүен сөйләп бирде. Ул федераль мохтариятнең узган хисап-сайлау конференциясендә Башкортстан татарларын яклап мөрәҗәгать кабул итү максатында сәяси бәхәс күтәрүе өчен гафу үтенде.

“Ул вакытта без башкача эшли алмадык, сәяси оешма булмаган Федераль милли мохтарият исеменнән Башкорстан татарларын яклаган документ кабул итү безгә бик кирәк иде”, диде Мәҗит Хуҗин.

Аның сүзләренчә, президент алышынгач, Башкортстан татарлары мохтарияте бары тик конструктив эшләр белән шөгыльләнә, алар республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов белән уртак тел табып эшли.

Мохтарият җыенында катнашучылар куйган бурычлар

Конференциянең карарында Русиядәге милли сәясәтне камилләштерү, экстремизм һәм ксенофобия күренешләрен булдырмау, милли үзенчәлекләрне һәм туган телне яклау максатлары куела.

Русия Халыкларының матди булмаган мирасын саклау буенча дәүләт програмын кабул итү, җирле, төбәк, федераль милли мохтариятләрнең хокукый, матди базасын киңәйтү өчен кирәкле булган кануннар кабул итү, милләтләрнең бердәмлеген ныгыту һәм этномәдәни яктан үстерү програмын әзерләү бурычы куела.

Федераль мохтариятнең VI конференциясендә Шура әгъзалары итеп төбәк мохтариятләренең рәисләре һәм Татарстанда, Казанда, Мәскәүдә эшләүче кайбер билгеле шәхесләр сайланды. Мохтарият Шурасының рәисе итеп яңадан Русия Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов сайланды.

Рәистәшләр булып Мәскәү вәкиле Алмаз Фәйзуллин, Удмуртия вәкиле Ирек Шәрипов, Сарытаудан Камил Әбләзов, Уфадан Рамил Бигнов, Казаннан Римзил Вәлиев эшләячәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG