Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:31

Русиядә җәмәгатьчелек президенттан сәяси тоткыннарны азат итүне сорый


Русиянең җәмәгать эшлеклеләре сәяси тоткыннарны азат итүне һәм тыныч оппозицияне эзәрлекләүне туктатуны сорап президент Дмитрий Медведевка ачык хат юллады.

Хатта Медведевның Русиядә крепостной хокук, бәйлелек хокукы бетерелүнең 150 еллыгына багышланган чыгышында илдә либерал реформаларга чакыруы искә алына.

Бу юнәлештәге беренче адымнар Михаил Ходорковскийны, Платон Лебедевны һәм шпионнар эзләү шаукымы кормбаннары Валентин Данилов, Игорь Решетин, Михаил Иванов, Сергей Визир, Иван Петьковны гаеп тану шарты куймыйча гына ярлыкау булырга тиеш диелә.

Моннан тыш мөрәҗәгать авторлары сәяси оппозицияне каралауны туктатуны, оппозициягә федераль каналларда үз карашын әйтү мөмкинлеге бирүне таләп итә.

Хатка хокук яклаучылар, сәясәтчеләр, язучылар, галимнәр, журналистлар – барлыгы утыздан артык кеше имза куйган.

XS
SM
MD
LG