Accessibility links

Казанда Шигърият көне үтте


Лена Шагыйрьҗан
Лена Шагыйрьҗан

21 март бөтендөнья Шигърият көне буларак билгеләп үтелә. Казанның Тукай музеенда да бәйрәм чарасы үтте.


Бөтендөнья Шигърият көнен 21 мартта уздыру 1999 елны ЮНЕСКО тарафыннан карар ителә. Беренче тапкыр ул Парижда ЮНЕСКОның штаб-фатирында үткәрелә.

Казанның Тукай музеенда да бөтендөнья Шигърият көненә карата чара узды. Бирегә билгеле шагыйрьләр, прозаиклар, тәрҗемәчеләр килгән иде. Алар үз шигырьләре белән беррәттән, үзләре тәрҗемә иткән дөнья классикларының иҗатларын да тәкъдим итте.

Кичәгә килгән танылган шагыйрә, тәрҗемәче, Һади Такташ исемендәге премия бүләге иясе Лена Шагыйрьҗан “Сезнең язлар” дип исемләнгән шигырен укыды:

Сезнең язлар гөрли әле, көлә,
Безнең язлар инде елый белә.
Сезнең хисләр ташый язлар саен,
Безнең инде елы ничек килә.

Сезнең язда бозлар китә агып,
Безнең бозлар кала, эреми дә.
Сөю сәгатьләре суга сездә,
Безнең инде кайчак йөреми дә.

Язлар сезнең әле иртә килә,
Ә безнеке кайта соңлабрак.
Бәхет сезгә сорамыйча керә,
Без көтәбез иңрәп, елап, сорап.

Кабатлана һәръел сезнең язлар,
Безнең инде елы-елы белән.
Сезнең язлар көлә генә әле,
Безнең инде язлар елый белә.

Лена Шагыйрьҗан чит ил шагыйрьләренең шигырьләрен дә тәрҗемә иткән. Тәрҗемә белән кызыксынуым яшь вакытта, Африка язучыларының антологиясен укыганда башланды, ди ул. Шуннан бирле тәрҗемә белән шөгыльләнә башлый шагыйрә.

“Тәрҗемә иткәндә, әлбәттә, шул илнең әдәбиятын белергә кирәк, колоритын, аларның географик үзенчәлекләрен. Әдәбият каян килеп чыга, әдәбият – нәрсәләрнең сыгынтысы, шуны белергә кирәк.

Без күп кенә тәрҗемәләрне рус теле аша ясадык. Моның бернинди хурлыгы да юк, чөнки русның атаклы, бик эрудит шагыйре Валерий Брюсов, әле революциягә кадәр әрмән шагыйрьләренең антологиясен төзи.

Шуннан бик ирония белән яза ул. Бездә берәр телдән тәрҗемә иткән шигырьне, мәсәлән, испаннан русчага, яки кытайдан татарчага тәрҗемә ителсә, болар бу телне бик яхшы беләләрдер инде, дип уйлыйлар, ди. Болай уйлау бик примитив, ди Брюсов.”

Шагыйрә рус классикларыннан Анна Ахматова, Марина Цветаева, Пушкинны тәрҗемә итә.

Чарада иҗатчылардан шулай ук Флёра Тарханова, Илсөяр Ихсанова, Лилия Газизова, Наил Ишмөхәммәтов чыгыш ясады.

Казан музыка училищесы студентлары исә татар, рус композиторларының әсәрләрен башкарды.
XS
SM
MD
LG