Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:20

Зыялылар клубында шигърият бәйрәме үтте


Сурая ханым Гайнуллина шагыйрә Илсөяр Иксанова белән

Сурая ханым Гайнуллина шагыйрә Илсөяр Иксанова белән

Мәскәүнең татар Зыялылары клубы шушы көннәрдә генә булган очрашуын шигърияткә багышлаган иде. Очрашуда әле яңа гына Казанда нәшер ителгән, татар һәм рус телләрендә басылган “Гудзон өстендә җиде муза” дип аталган китапны тәкъдим итү булды. Бу очрашуны Зыялылар клубы Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлады.

“Гудзон өстендә җиде муза” дип аталган китапка җиде татар шагыйренең шигырьләре кергән. Аларны рус теленә Американың Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче Сурая ханым Гайнуллина тәрҗемә иткән.

Сурая ханым гомер буе фәнни хезмәт белән шөгыльләнгән кеше. Шигъри тәрҗемә - әле аның беренче генә китабы. “Ничек шигырьләр тәрҗемә итә башладыгыз?” дигән сорауга, Сурая ханым: “Шаярып кына башлаган идем”, дип сөйләп китте:

“Казанда минем бер дустым бар. Ул татарча язылган фәнни хезмәтләрне рус теленә тәрҗемә итә. Без аның белән скайп, электрон почта аша аралашып торабыз. Бер сөйләшүебездә ул миңа: “Шигърияткә багышланган бер фәнни хезмәт тәрҗемә итәм, шигырьләрне тәрҗемә итү бигрәк тә авыр икән. Аның өчен шагыйрь булырга кирәк”, диде. Һәм миңа берничә шигырьне электрон почта белән юллады. Мин ул вакытта бер инглизчә дәреслекне русчага тәрҗемә итә идем. Ул авыррак, минемчә. Ә инде татарчадан русчага шигырьләрне тәрҗемә итү минем шул кадәр җәлеп итте, авторлар саны җидегә җитте, ә шигырьләр бер китаплык булды.
Мин шул Казандагы дустым җибәргән шагыйрьләрне тәрҗемә иттем. Авторлар арасында Илсөяр Ихсанова, Лена Шагыйрьҗан, Рифат Сәлах, Фәрит Яхин, Хәмит Вәлиди һәм башкалар бар иде. Бары тик Хәсән Туфанны гына үзем сайлап алдым. Чөнки мин аның иҗатын да, үзен дә балачактан ук белә идем. Хәтта булачак тормыш иптәшем белән танышуыма да Хәсән Туфан сәбәпче булды. Әле безнең студент вакытларда Мәскәү университетында татар шагыйрьләре белән очрашу булган иде. Анда Хәсән Туфан да бар иде.

Булачак ирем Равил белән без шул очрашуда таныштык. Ул галим, фәннәр докторы иде. Соңгы елларда Американың Колумбия университетында эшләде.Хәзер Равилнең вафатына өч ел вакыт узды, без бик матур яшәгән идек. Китабымны да аның якты истәлегенә багышладым”.
Сурая ханым Гайнуллина шагыйрь Фәрит Яхин белән
Китапны тәкъдим итүне Зыялылар клубында уздыруның да үз мәгънәсе бар. Сурая ханым белән Равил әфәнде клуб оешканнан бирле, 17 ел инде клубта әгъза булып торалар. Америкага киткәнче дә, хәзер инде кайтып китеп йөргән вакытларда да клуб кичәләрендә катнашырга тырышалар. Ә инде китап басылу турында сүз чыккач, аны тәкъдим итүне, һичшиксез, клубта уздырырга үтенгәннәр.

Клуб кичәсенә китапка кергән авторлардан Илсөяр Ихсанова белән Фәрит Яхин да чакырылган иде. Авторлар татар телендә, тәрҗемәче рус телендә шигырьләр укыды. Илсөяр Ихсанова да, Фәрит Яхин да очрашудан бик канәгать калганлыкларын белдерделәр. Халыкның туган сүзгә сусаганлыгы күренеп тора. Бик игътибар белән, аңлап тыңладылар. “Зыялылар клубына бу очрашу өчен бары тик мактау сүзләре генә әйтергә була”, диде Фәрит Яхин.

Клуб әгъзалары да бу очрашудан бик риза калганнарын әйттеләр. "Мондый шигърият кичәләре күбрәк булсын иде. Ике телдә булгач, бигрәк кызыклы. Татар теленең мәгънәсенә тирәнрәк төшенәсең кебек. Без, Татарстаннан ерак яшәүчеләр, татар телен оныта да барабыз. Җыр белән генә түгел, сүз дә кирәк. Ә шигърият – иң үтемле сүз”, диделәр Инсаф белән Римма Сафиуллиннар.

Сурая ханым Гайнуллинаның “Гудзон өстендә җиде муза” китабы сатуга куелмаячак. “Мин аларны үз акчама чыгарсам да, бары тик бүләк итеп кенә таратачакмын”, ди Сурая ханым.
Очрашуга килүчеләр

XS
SM
MD
LG