Accessibility links

Кайнар хәбәр

Референдум халык күңелендә


Татар яшьләре референдумны искә ала
Татар яшьләре референдумны искә ала

Моннан 19 ел элек, 1992 елның 21 мартында узган, Татарстанда бәйсезлекне яклап уздырылган референдум зурлап искә алынмаса да, "Азатлык" яшьләр берлеге бу уңайдан Бауман урамында пикет оештырды.


Татарстанда референдум уздырылуга 19 ел булды. 1992 елның 21 мартында "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?" дигән референдум соравына, катнашучыларның 61,4%ы уңай тавыш биргән иде.

Татарстан республикасында референдум уздыруның үзәк комиссиясе беркетмәсе мәгълүматларына караганда, ул вакытта тавыш бирүдә 2 миллион 600 меңнән артык референдумга катнашырга хокуклы гражданнарның 2 миллион 132 меңнән артыгы катнаша.

Катнашучыларның 1 миллион 309 меңеннән артыгы референдум соравына уңай, ә 794 меңнән артыгы тискәре җавап бирә. Катнашучыларның яртысыннан артыгы тавыш биргәнгә күрә, референдум үткәрү шартлары үтәлгән булып санала.

Моннан 19 ел элек үткәрелгән референдум хакында казаннар ни уйлый соң? Әйтик, үзе дә электән милли хәрәкәттә актив катнашкан Зөфәр Зәйнуллин, референдум халыкның милли хисләрен тагын да уятып җибәрде, дип белдерә.

"Референдумнан соң татарлар, милләт дип сөйләшү китте. Радио-телевидение тарих турында күбрәк сөйли башлады. Халык арасында тирәнгә төшкән хисләр язгы ташу кебек калкып сыкты. Аның горурлыгы тагын да артты", ди Зәйнуллин.

Танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт шурасының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин бу көннең үз гомерендәге иң якты көннәрнең берсе булуын белгертеп, референдумга кагылышлы хатирәләре белән уртаклашты.

“Референдум таләп итүчеләр соңыннан үзләре каршы чыкты”

"Референдум Татарстанда бер бәйрәм көне кебек үтте. Аның кирәклеге-кирәк түгеллеге фикере Татарстанның бәйсезлеге игълан ителгәндә үк туган иде. Ә бу идеяне иң беренче булып безнең суверенитетка каршы торган оппозиция төркеме чыгарды.

Фәндәс Сафиуллин
Бәйсезлек декларациясен әзерләгән вакытта ук безгә каршы фикерләр килә башлады. Сез бу гамәлне халыктан сорамыйча гына, халыкның ризалыгын алмыйча гына Югары шурада җыелып кына үткәрмәкче буласыз. Ә халыкның фикерен исәпкә алмыйсыз. Шуның өчен референдум үткәрергә кирәк дигән тәкъдимнәр күренә башлады", ди Фәндәс Сафиуллин.

"Бу фикерне Югары шурада демократик дип йөргән бер төркемнең депутаты әйтеп чыккан иде. Хәтта Михаил Горбачев та басым ясап, сез халыктан фикерен сорадыгызмы дип әйткәне булды. Мондый басымнар көннән-көн көчәя барды. Мәскәү басымы үзебез кабул иткән документларга да, республиканың үзебез алган статусына да куркыныч белән яный башлады.

Шуннан соң гына без, Югары шурада күпчелекне тәшкил иткән Татарстанның хокукларын саклап чыккан депутатлар исеменнән, референдум үткәрүне кирәк дип танырга булдык.

1992 елның 21 февралендә референдум турында карар кабул иткәч, икенче көнне үк Русиянең пропагандасы безгә карата 180 градуска үзгәрде. Мәскәүдәгеләр белән үзебезнең сәясәтчеләр референдумга каршы бердәм булып күтәрелеп чыкты. Безне котыртучылар, безне куркытучылар, безне гаепләүчеләр икенче көнне үк борылып референдум үткәрүгә каршы безгә һөҗүм белән ташланды.

Шуннан төрле басым ясаулар китте дә инде. Русия Югары советыннан, конституция мәхкәмәсеннән, президенты Ельцин тарафыннан да төрле басымнар ясалды", дип искә ала ул.

“Референдум нәтиҗәләре күп кешене кулга алудан коткарды”

Фәндәс Сафиуллин әйтүенә караганда, референдумда күпчелек тискәре тавыш бирсә, бу кайбер шәхесләрнең язмышында кискен үзгәрешләргә китерер иде.

"Референдум үткәрергә бер көн калгач, Татарстанга Мәскәүдән прокуратура һәм эчке эшләр министрлыгыннан бик зур “десант” килеп төште. Аларга референдумны ничек булса да үткәрмәскә дигән вазифа йөкләнелгән иде һәм аларның кесәләрендә кулга алу ордерлары бар иде. Шуны да әйтергә кирәк, безгә каршы кораллы көч куллану куркынычы белән дә янадылар.

Әмма анда да без артка чигенмәдек. Әгәр референдумнан тискәре тавыш чыккан булса, депутатларны, Югары шура президиумы әгъзаларын, президентны, Югары шура рәисен кулга алып китәселәр иде.

Әмма безнең җитәкчеләр бик каты торды. Мәскәүдән килгән әмерне үтәмәделәр. Татарстанда бер генә сайлау участогы да ачылмыйча калмады", ди ул.

"Башкортстан референдумны яклап чыкты"

"Безнең әлеге авыр көннәрдә Башкортстан парламенты үз карары белән референдум үткәрүне яклап чыкты. Аларга бик зур рәхмәт. Аларның бу карары безгә бик зур таяныч булды.

Бүгенге көндә халкыбызда әлегә горурлык тойгысы бетмәгән. Референдумның мөддәте юк бит. Ул ничә еллар үтсә дә, барыбер үз көчендә кала.

Минемчә аның бүгенге көндәге төп чагылышы да нәкъ менә үз көчендә калуында", дип саный Фәндәс Сафиуллин.

"Референдум хакимият белән халыкны якынайтты"

"Дөреслек халык ягында булганда һәм халык белән хакимият бергә булса, гадел сәясәт алып барса, нинди генә каршылык булмасын җиңеп була дигән шундый бер гыйбрәт, шундый бер дәрес калдырды бу референдум", ди Фәндәс Сафиуллин.

Татарстанда бәйсезлекне яклап уздырылган референдумның 19 еллыгы зурлап искә алынмаса да, "Азатлык" татар яшьләре берлеге бу уңайдан Бауман урамында пикет оештырды.

Алар урамнан узып йөрүчеләргә Татарстан байрагы төшерелгән 1000 данә тасма таратты.

Чараны оештыручыларның берсе Наил Нәбиуллин, җитәкчелек референдумны онытырга тырышса да, яшьләр 1992 елның 21 мартында булган, Татарстан язмышын хәл иткән тарихи көнне хәтерләргә тиеш, дип саный.

XS
SM
MD
LG