Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:53

Япониядәге «Фукусима» хәлләре күп кенә илләрне атом электр станциясен төзү мәсьәләсендә уйланырга мәҗбүр итте. Ләкин Русиягә бу сабак булмады.

Япониядә «Фукусима-1» атом электр станциясендә радиация таралмасын өчен бик зур тырышлыклар күргәндә, аннан меңнәрчә чакрым ераклыкта урнашкан Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев атом энергетикасы үсешен алга сөрә. Ул атом станциясенең урнашу урынын, проекты һәм операторы дөрес сайланган очракта аның куркынычсыз булуын әйтә.

Медведев бу хакта Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның Русиягә сәфәре вакытында белдерде. Әлеге сәфәр барышында башка мәсьәләләр белән беррәттән Русиянең Төркиядә атом электр станциясен төзүе турында сөйләштеләр. 20 миллиард долларга исәпләнгән бу атом электр станциясе дүрт реактордан торачак.

Ләкин Төркия Япония кебек үк җир тетрәү куркынычы зур булган җирлектә урнашкан. Әмма Медведевның моңа үз җавабы бар. Ул Русия төзәячәк реакторлар хәтта бик көчле җир тетрәүләргә дә чыдаячак дип ышандырды.

Экологлар башка фикердә

Моннан тыш якын көннәрдә Русия Беларуста тугыз миллиард долларлык тагын бер атом электр станциясен төзү турында килеште. Килешүне Русия премьер-министры Владимир Путин белән Беларус президенты Александр Лукашенка имзалады.

Шулай итеп Кремль атом энергетикасы үсешенә зур игътибар бирә. Ул моны куркынычсыз булырга мөмкин дип ышандырса да, экологлар моңа каршы чыга. «Беллона» Норвегия экология оешмасы белгече Александр Никитин бу өлкәнең камилләшүенә карамастан, куркынычсыз атом реакторлары була алмавын әйтә.

“Аны куркынычсыз итүне алдан хәл итеп булмый. Мисал өчен сезнең машина да иртәме-соңмы ватылачак. Шуңа күрә атом станциясе куркынычсыз була ала диючеләр бераз шыттыра”, ди ул.

Татарстанда да төземәкчеләр иде

Русиянең «Росатом» федераль агентлыгы 14 чил илдә, аерым алганда Һиндстан, Болгарстан, Иранда атом электр станцияләре төзүне истә тота. Моннан тыш Мәскәү биш ел элек ил эчендә 40 яңа реакторлар төзү проекты белән чыккан иде. Әмма ул сан инде киметелде. Атом мәсьәләләре белгече, «Яблоко» фиркасенең экология фракциясе җитәкчесе Алексей Яблоков сүзләренчә, 20 елда Русиядә инде биш шундый программа эшләнгән, әмма аларның берсе дә ахыргача җиткерелмәгән.

“Барлык дөнья зур борчылу белән Япониядәге хәлләрне күзәткәндә һәм безнең күз алдында атом катастрофасы булып ятканда Русиянең ачыктан-ачык атом электр станциясен төзү турында карар имзалавы бу җәмәгатьчелек фикерен санга сукмау”, ди ул.

Мөгаен Русиядә кайбер атом электр станцияләренең төзелмәве экологларның тырышлыклары белән бәйледер. Татарстандагы атом-төшкә каршы җәмгыять җитәкчесе Альберт Гарапов сүзләренчә, алар әле дә моңа каршы чаралар күрә. Киләсе айда Чернобыль вакыйгаларының 25 еллыгы уңаеннан Казанда зур конференция уздырачаклар. Заманында Татарстанның Кама Аланында атом электр станциясе төзү эше башланган иде. Гарапов хәзер аның туктатылуын әйтә.

“Анда инде барысы да җимерелгән, ташландык хәлдә. Әмма башкорт атом электр станциясенә килгәндә, ул төзелеш туңдырылган кебек. Хәтта аның җитәкчелеге дә бар бугай әле”, ди ул.

Гарапов сүзләренчә, Япониядәге вәзгыять атом энергиясенең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын күрсәтә. Ул альтернатив энергияне куллануга күчү кирәк дип саный.

Газны читкә сату отышлырак

Әлбәттә газ байлыгы булган Русиянең атом энергиясенә өстенлек бирүе бераз аптыраш та тудыра. Ләкин Мәскәүгә үз халкына газны арзанга сатканчы, кыйммәт бәягә читкә чыгару отышлырак.

Никитин Русиянең атом энергетика планын тәнкыйтькә тотып, бу бары түрәләрнең кесәләрен калынайту өчен генә кулланылуын әйтә.

Шул ук вакытта белгечләр «Росатом»ның инде искергән атом электр станцияләрен эшләтүне тәнкыйтькә тота. Чөнки бу зур куркыныч тудыра. Хәзер Русиядә гамәлдә булган реакторларның берсенең дә радиация чыгуны киметә торган тышкы саклану җиһазы юк.

Дөнья Чернобыль атом электр станциясе фаҗигасенең 25 еллыгын билгеләп узарга әзерләнгәндә, Русия хакимиятенең яңадан-яңа атом электр станцияләре төзәргә әзерләнүе җәмәгатьчелектә зур борчылу тудыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG