Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:14
Русиягә сәфәре вакытында Мәхмүт Аббас 23 мартта Уфада Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашыр дип көтелә.

Аббасның Башкортстанга сәфәре Фәләстин автономиясе һәм Русия төбәкләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан оештырыла.

Мәхмүт Аббас 22-24 мартта Русиядә булачак. ИТАР-ТАСС хәбәр итүенчә, Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашканда Фәләстин-Израиль арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау турында да сүз булачак.

Фәләстин башлыгы элгәре Русиягә сәфәре вакытында, 2010 елның 28 февралендә Казанга килгән иде. Аның шулай ук Дагыстан һәм Чечняда да булганы бар.

XS
SM
MD
LG