Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:35

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (18)


Русия Думасында мөселман партиясеннән бер төркем

Русия Думасында мөселман партиясеннән бер төркем

Русия Думасына мөселман вәкилләре

Русия мөселманнары бер яктан сәяси җыелышлар ясап, матбугат таратып халыкның үзаңын уятырга тырышкан булса, икенче тарафтан патша Николай II булдырган Дәүләт Думасына да үз вәкилләрен кертүгә күп көч куялар. Тик "Иттифак" фиркасе тиешенчә оешмаганга күрә, алар башта кадетлар белән хезмәттәшлек итәргә мәҗбүр була. Беренче Думага шактый ук күп мөселман депутатлары сайлана. Ләкин бу Дума, озак эшли алмыйча, патша тарафыннан таратыла. I Дәүләт Думасына барлыгы 524 депутат сайланган – шуларның 25-е мөселман, алар арасында исә 12-се татарлар була.

II Дәүләт Думасының эшләве дә озакка сузылмый. (1907 елның 20 феврале (5 марты) – 3(16) июне). Монысына тагын да күбрәк – 37 мөселман депутат итеп сайлана. Ә инде яңа сайлау кануны мөселманнарга депутатлыкны дәгъвалауны гаять кыенлаштыра торган тәртипләр булдырыла. Нәтиҗәдә, III Думага Русиянең бары Европа өлешендә яшәгән 10 төрки депутат, алар арасында 7 татар сайлана. III Дәүләт Думасы биш еллык мөддәтен (1907-1912) тутыра, ләкин андагы мөселман депутатларының азлыгы кануннар чыгару эшенә нинди дә булса тәэсир итәргә мөмкинлек бирми.

IV Дәүләт Думасына мөселманнардан бары 6 кеше генә сайлана алган. Ләкин алар, аз булуга карамастан, Русия мөселманнары тормышында ике зур җыенны әзерлиләр. Беренчесе – Русия мөселманнарының дүртенче корылтае, икенчесе – 1917 елда үткәрелгән Бөтенрусия мөселманнары корылтае. Шулай итеп, Русия мөселманнары 1917 елгы Февраль революциясе башланган чакта азмы-күпме сәясәятчеләргә дә ия булган. Тик алар булачак эшләр өчен җитәрлек идеме? Моны алга таба күрербез.

Русия мөселманнарының IV корылтае (15-25 июнь
1914)

IV Дәүләт Думасы депутатлары, илдә яшәүче мөселманнарның фикерен дә белү заруриятен аңлаганнан соң, төрле төбәк газетларында бу хакта мәкаләләр бастырырга һәм мөселман халкы күпләп яшәгән төбәкләрдә тикшеренү алып барырга кирәк дигән уртак фикергә киләләр. Ләкин бу чаралар гына проблемны тирәнтен аңлар өчен җитми, әлбәттә. Бу шартларда мөселман корылтае оештыру фикере алга сөрелә. Ләкин Русия хөкүмәте булачак корылтайның эшчәнлек мәйданын чикли, журналистларны анда катнашудан тыя. Шулай итеп, корылтай бикле ишекләр артында, яшерен җыелыш рәвешендә узарга тиеш була.

Корылтай турында хәбәр Казанда басылган "Йолдыз", "Кояш"; Оренбурда чыккан "Вакыт", Бакчасарайда дөнья күргән "Тәрҗеман" газетларында күренә. Аларда элекке җыеннар, мәсәлән, 1906 елның августында үткәрелгән III Русия мөселманнары корылтае турында да искә төшерелә. Эш шунда ки, ул корылтайда "Иттифакыйль-мөслимин" оешмасын рәсми сәяси партия буларак теркәү максаты итеп куелган, ләкин аңа ирешелмәгән була. Әлбәттә, мөселманнар бу хәлгә канәгатьсезлек белдерә. "Кояш"ның бер мәкаләсендә булачак корылтай истә тотылып: "Бөтен төрки кавемнәр уртак (гомуми) әдәби тел, уртак бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр һәм ислам дине тирәсендә берләшергә, Русиядәге башка халыклар белән бертигез хокукларга ия булырга тиеш", дип языла.

Корылтай 1914 елның 15 июлендә Петроградта ачыла. Анда Казан, Уфа, Оренбур, Акмәчет, Самар, Сембер, Баку, Ташкент, Троицки, Җаек, Иркутски, Семипалатински һ.б. шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән 40-тан артык вәкил катнаша. Җыенны Хәсән Гата Мөхәммәдов ачып җибәрә, эш алып бару өчен идараи, рухани-мәгариф һәм вакыф комиссияләре сайлана. Докладлар Садри Максуди, Муса Җарулла Бигиев, Җ.Җантурин, Галимәрдан Тупчыбашы һәм дагыстанлы доктор Мөхәммәд Далгат тарафыннан укыла. Русия хөкүмәте басымы нәтиҗәсендә корылтай башлыча дини темалар турында фикер алышу белән чикләнергә мәҗбүр була. Корылтайны тагын өч көнгә озайту үтенече хакимият тарафыннан кире кагыла. Нәтиҗәдә корылтай делегатлары 13 маддәдән торган киңәш-рекомендация рәвешендәге карар кабул итәләр. Ул нигездә дини-мәсьәләләрне үз эченә ала.

Маддәләр арасында сәяси эчтәлекле бердәнбер таләп – Төркестан һәм Дала губерналары кыргызларына (казакъларына) Дәүләт Думасына үз вәкилләрен җибәрү хокукы бирелү була.

Йомгаклап әйткәндә, Русия мөселманнарының IV корылтае, I Бөтендөнья сугышы башланган вакытка туры килгәнлектән, әлләни уңышка ирешә алмый кала. Ләкин Русия рәсми хакимиятенең басымына карамастан, илдәге төрки мөселманнары канәгатьсезлекләрен ачыктан-ачык белдерә, корылтайга иң күренекле шәхесләрен җибәрә. IV корылтайның төп әһәмияте әнә шунда. Алга таба бу шәхесләрнең күбесе бик мөһим вакыйгаларда катнашачак.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG