Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада бер төркем мөселман тоткарланган


Альмира Жукова
Альмира Жукова
Уфада ике дистәгә якын мөселман бер дусларына чәй табынына җыелган. Кичке сигездә аларның ишеген милиция хезмәткәрләре каккан. Йорт хуҗасы фатирны арендалау турында документ күрсәткән. Ләкин ишекне ачмаган. Кичке тугызда ишекне кабат какканнар һәм фатирга бәреп кергәннәр.

Бик күп тикшерүләрдән соң өч егетне калганнардан аерып бүлеккә алып киткәннәр һәм өч сәгать буе сорау алганнар. Шул вакытта фатирда тентү үткәргәннәр. Төн уртасында яшьләрнең берсе хокук яклаучы Альмира Жукованы чакырткан. Шуннан соң аларны берәм-берәм җибәрә башлаганнар, дип хәбәр итте Альмира Жукова.

Альмира Жукова белән әңгәмә
Альмира Жукова Уфада мөселманнар тоткарлану турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG