Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә оппозициягә 31 март җыены үткәрү рөхсәт ителде


Мәскәү хакимияте хокук яклаучыларга һәм оппозициягә 31 мартта Пушкин мәйданында митинг үткәрүне рөхсәт итте.

Бу турыда митингны оештыручыларның берсе Мәскәү Һельсинки төркеме җитәкчеләренең берсе Людмила Алексеева белдерде. Аның әйтүенчә, урам йөреше үткәрү рөхсәт ителмәгән.

Моннан тыш җыеннар үткәрү хокукын яклап митинг үткәрергә рөхсәтне “Башка Русия” җитәкчесе Эдуард Лимонов та сораган иде. Әмма аның мөрәҗәгате тагын кире кагылган.

Лимонов рөхсәт булмауга карамастан үз тарафдарларының барыбер Триумф мәйданына чыгачагын һәм Кызыл мәйданга таба урам йөреше оештырырга тырышачагын белдерде.

Петербур хакимияте исә 31 мартта “ризасызлар йөреше” үткәрүне рөхсәт итмәде.
XS
SM
MD
LG