Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:05
Иерусалимда Гайсә пәйгамбәр белән бәйләнгән урыннар да шактый булып чыкты. Аларның иң мөһиме – христиан диненә нигез салучының фаҗигале үлеме белән бәйләнгән урын. Безнең Иерусалим белән танышу шушы урынга барудан башланып китте.

Автобус безне Иерусалимның Иске шәһәр дигән урынына китереп куйды. Тау башында Казан кирмәне шикелле корылма күренеп тора. Бу кирмәнне Төрек солтаны Сөләйман төзеткән икән. Дивары янына якынрак килгәч биредәге корылма Казан кирмәне диварыннан биегрәк икәнлеге ачылды. Капка аша кирмәннең эченә үттек. Таш җәелгән тар урам буйлап Иске шәһәр эченә кереп киттек. Юлның ике ягында да кечкенә магазиннар, кайбер сатучылар тротуарда ук урнашкан. Халык белән шыгрым тулы урамнан бару бик җайлы түгел.

Иске шәһәр борынгыдан калган гадәт буенча яһүд, христиан, мөселман, әрмән бистәләренә бүленә икән. Без христиан кварталының үзәге булган Храм Гроба Господня дигән изге урынга киләбез. Юлда кайбер урысча язылган магазиннар туристларны чакырып тора. Магазиннарда халык юк диярлек, чиркәүгә барып җиткәнче кайберләренә кереп сатучыларны сөендереп вак-төяк сувенирлар да алдык.

Храм Гроба Господня дигән чиркәү үзе берничә чиркәүдән тора икән. Биредә дә халык шактый, барысы да төрле илләрдән килгән туристлар. Мин үзем чиркәүгә кергәч югалыбрак калам, тизрәк чыгып китәсем килә. Шуңа күрә безне озатып йөргән Роза ханымның сөйләгәнен дә диккать белән тыңламаганмын бугай – күп нәрсә хәтердә калмаган. Чиркәү, әлбәттә, бик зур, биредә католикларның да, православларның дә, әрмәннәрнең дә аерым заллары бар икән. Әлбәттә, иң беренче биредә Гайсә пәйгамбәр белән бәйле урыннар хәтердә калган. Шунысы кызык, шушы чиркәү өчендә Христосның туган урыны да, үлгән һәм күккә иңгән урыннары да бер җирдә үк диярлек.

Иң нык тәэсир иткән урын – Голгофа. Биредә Христосны хачка кадаклап үтергәннәр. Христосның сүрәте дә, аны кадаклаган хач та иконаларда ясалган сүрәттән әллә-ни аерылмый. Биредә һәр кеше Гайсә пәйгамбәр истәлегенә шәм куя.

Христианнар өчен иң беренче чиркәү саналган Храм Гроба Господняны караганнан соң Иске шәһәр буйлап яңадан кире кайтып киттек. Без Иске шәһәрдән чыкканда инде караңгы төшкән иде. Кирмән урнашкан тау башыннан кичке Иерусалим искиткеч матур булып балкый. Караңгы төшкәч көндезге эсселек юк, һава үлән һәм чәчкәләрнең хуш исе белән тулган. Әкрен генә Урта диңгез ягыннан ягымлы җил исә. Җирдәге оҗмах шушы буладыр дип эчтән генә уйлап куйдым.

Фәйзелхак Ислаев
тарих фәннәре докторы

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG