Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:36

Казан мэры Метшин, башкарма комитет һәм мәктәп мөдирләре арасында булачак яңа килешү нигезендә мөдирләр хуҗалык эшләрендә булган җитешсезлекләр, хәтта кар көрәмәгән өчен дә эштән алынырга мөмкин, дип белдерде.


Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчелеге һәм юристлары хәзер яңа документ әзерләү мәшәкатендә. Бу документ мәктәп мөдирләре һәм Казан хакимияте арасында имзаланачак. Идарә җитәкчесе Илсур Һадиуллин сүзләренчә, әлеге документ мәктәп мөдирләренең җаваплылыгын тагын да арттырачак.

Яңа килешү турында Казан мэры Илсур Метшин 21 мартта үткән “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә телгә алды. Метшин фикеренчә, башкаладагы 64нче мәктәп түбәсенең бер өлеше җимерелү мәктәп мөдирләре белән яңа килешү төзү кирәклегенә этәргән. Бу казада беркемгә дә зыян килмәсә дә, Казан түрәләре киңәшмәсендә әлеге мәктәп җавапсызлык үрнәге буларак күрсәтелде.

Түбәсе җимерелгән 64нче мәктәп
Һадиуллин сүзләренчә, мәктәп җитәкчелеге түбәдәге карны булдыра алганча һәм хәлләреннән килгәнчә көрәгән булган.

“Анда карны 2 тапкыр көрәгән иделәр. Әмма һаман да явып торды. Кеше менә алмаслык һәм менгән очракта кеше гомеренә куркыныч килердәй бер җирендә кар җыелып түбә җимерелгән иде. Мәктәп мөдиренә каланчалы машина чакыртып чистартырга кирәк булган. Алар бер ягын чистартканнар. Җаваплылыкны тагын да арттыру өчен эшләнә инде бу контракт. Әлеге хәл белән бәйләнгән”, ди Һадиуллин.

Укытучылар үзләре дә кар көри

Кар яву Казан мәктәпләрен өстәмә чыгымнарга этәрде. Һәр мәктәп ничек булдыра ала, түбәгә яуган кардан шулай котылырга тырышты.

Казандагы 149нчы лицей мөдире Фирдәвез Вафина да быелгы карның үзәкләренә үткәнлеген әйтә. Алар кар белән көрәшергә укучыларның әти-әниләрен дә чакырганнар. 22 мартта инде бөтен укытучылар көрәкләр тотып үзләре түбәгә менәргә мәҗбүр булды.

Фирдәвез Вафина
Вафина киләсе уку елыннан имзаланачак яңа килешү (контракт) турында ишетмәгән әле. Шулай да нигә уйлап чыгарылганын чамалый.

“Быелгы күп кар яву һәм аннан соң мәктәпләрдә була торган гадәттән тыш хәлләр белән бәйле булырга тиеш. Җаваплылыкларны төгәлрәк итеп йөкләргә уйлый торганнардыр. Бу хәлләр, шул ук түбә чистарту да, финанс чыгымнары таләп итә. Теләсә кемне түбә чистартырга менгереп булмый. Ә эшләгән кешегә түләргә кирәк”, ди Вафина.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе бюджетында түбә көрәү өчен аерым акча каралмаган. Шулай да Һадиуллин эш өчен күпмедер дәрәҗәдә түләнә дип белдерә. Киләсе елга шәһәрдән түбә көрәү өчен күбрәк акча да сорарга җыенуларын да әйтә. Быел исә һәр мәктәпнең күп кар аркасында нинди хәлдә калуы аерым каралган. Бигрәк тә авыр хәлдә калганнарга акчалата ярдәм иткәннәр.

Хезмәт килешүендә җаваплылык җитәрлек


Казандагы 86нчы мәктәп мөдире Гөлназ Галиева яңа килешүнең нигә кирәклеген бик үк аңлап бетермәгән. Ник дигәннән, аларның кулларында бер килешү (трудовое соглашение) бар бит инде. Алар аны Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән төзегәннәр. Ул килешүне бөтен мөдирләр дә имзалаган һәм аның вакыты чикләнмәгән. Әлеге килешү нигезендә мәктәп мөдирләре өстендә җаваплылык та җитәрлек.

Укучыларның иминлеге дә мәктәп мөдире өстендә. Гадәттән тыш хәл туа калган очракта да, каза булганда да, гомумән, мөдир моңа кадәр имзаланган килешү нигезендә барсы өчен дә җавап бирә.

Фирдәвез Вафина да моңа кадәр булган килешүдәге бер җөмлә бөтен нәрсә өчен зур җаваплылык турында сөйли, ди.

“Җитәкче булгач, без һәр баланың сәламәтлеге өчен җаваплы”, ди Вафина.

Яңа килешүнең күпмегә буласы билгесез


Мәгариф идарәсе башлыгы Һадиуллин 15 апрельгә кадәр әзер булачак яңа килешүдә, мөгаен, мәктәп мөдиренең бурычлары тагын да төгәлрәк итеп күрсәтелер, ди.

Метшин сүзләренчә, әлеге килешүдә шәһәр хакимияте һәм мәктәп мөдире – кемнең нәрсә өчен җаваплы булуы әйтеләчәк. Шулай ук хуҗалык эшләре: мәктәп тирәсен тәртиптә тоту, түбәдән кар көрәү мәсьәләләре дә акка кара белән язылачак. “Яхшы эшләгәннәргә кызыксындыру да каралырга мөмкин”, дигән Метшин.

Илсур Һадиуллин
“Хезмәт килешүләренең вакыты чикләнмәгән. Бу яңа контракт аларның ниндидер вакытка, 1 елгамы, 2 елгамы, 3 елга булырмы, төзелә торгандыр. Бу килешү муниципалитет белән мәктәп мөдирләре арасында булачак. Безнең белән түгел. Хәзер яңа канун нигезендә башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары эшкә ала, эштән җибәрә һәм төрле шөбһәләрне дә белдерә. Ул - Зөһрә Нигъмәтуллина дигән ханым. Менә шуның белән булачак инде килешү. Менә ярты ел инде ул эшкә ала”, ди Һадиуллин.

Яңа килешү акчаны читтән эзләүгә этәрәчәк

Әгәр быел Татарстанда кар күп булып явып бөтен түбәләрнең дә ишелү куркынычын тудырмаса, мөгаен, мәктәп мөдирләре белән яңа килешү (контракт) төзү турында уй башкала хакимиятенең башына да килмәс иде.

Балаларга белем һәм тәрбия бирү, мәктәпне җиһазлар һәм әсбаплар белән баету кебек тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләр өстенә төзекләндерү дә соңгы елларда мөдирләр җилкәсенә төште. Төзекләндерү хәйран зур сумнар сораганга, кануни яктан дөрес булмаса да, мөдирләр бу акчаны ата-аналардан да җыярга мәҗбүр булды.

Акча җыйган өчен кайбер мәктәп мөдирләре шелтә алды. Мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре үтте. Яңа килешүдә (контракт) хуҗалык эшләре мөдирләр өстенә төшкәч, акча җыю ихтималын арттырачак кына.

Метшин ата-аналар белән уртак тел табарга куша

Һадиуллин да мәктәп җитәкчеләренең читтән акча тапмыйча хуҗалыктагы җитешсезлекләрне бетерә алмавын әйтә. Аның сүзләренчә, Метшин да дүшәмбе киңәшмәсендә ата-аналар комитетлары белән уртак тел табарга кушкан.

“Метшин ата-аналар комитетларына бурычларны яхшы итеп аңлатырга, алар белән яхшы эшләргә кирәк, дип әйтте. Аңлатмау аркасында ялгышлар, кимчелекләр һәм ата-аналар ягыннан канәгатьсезлекләр дә килеп чыгуын белдерде.

Мөдирләр ата-аналар белән дә эшлиләр. Кайбер балаларның әти-әниләре кар чистарту өчен трактор белән ярдәм итә, кешеләр бирәләр, альпинистларга түлиләр. Эш алымнары төрле. Аларны исәпкә алып ата-аналар белән килешеп эшләгәндә, проблемнар килеп чыкмый”, ди Һадиуллин.

Прокуратура тикшерүләре дә артырга мөмкин

Мәктәп мөдирләре белән имзаланачак яңа килешү бик үк аңлашылып бетми. Кайбер мәгълүмат чыганаклары, Метшин сүзләренә таянып, ул килешү ихтыяри булачак икән, дип белдерә.

Ә шәһәр мэры үзе, яңа документта мәктәп мөдирен нинди җитешсезлекләр өчен эшеннән алу турында да язылачак, дип әйткән.

Һадиуллин сүзләренчә, мәгариф идарәсе моңа кадәр дә үз карары белән мәктәп мөдирләрен эштән җибәрә алмаган. Алар башкарма комитет башлыгы ярдәмчесенә тәкъдим генә ясаган.

Яңа килешү мәктәп мөдирләрен тагын да кырысрак шартларга куярга мөмкин. Түбәдән кар көрәмәгән, мәктәпне төзекләндермәгән өчен эштән җибәрелү куркынычы тудыра. Барсын да тәртиптә тотам дисәң, ата-аналардан акча җыярга кирәк булачак. Бу хәл исә прокуратура тикшерүләрен арттырырга мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG