Accessibility links

Мәләкәстә атом-төш инновацион үзәк төзеләчәк


Русия президенты Медведев Сембер өлкәсе башлыгы Морозов белән, Мәскәү, 16 март 2011
Русия президенты Медведев Сембер өлкәсе башлыгы Морозов белән, Мәскәү, 16 март 2011

Русия президенты Дмитрий Медведев Сембер өлкәсе башлыгы Сергей Морозов белән очрашуда Мәләкәс шәһәрендә илкүләм атом-төш инновацион үзәк булдыру турында сөйләшкән.


Мәскәү кирмәнендә үткән бу очрашуда Мәләкәс шәһәрендәге НИИАР – атом реакторлары буенча фәнни-тикшерү институты нигезендә илкүләм атом-төш инновацион үзәге булдыру мәсьәләсе каралган.

Өлкә башлыгы шулай ук яшь белгечләрнең дәрәҗәсен һәм квалификациясен күтәрү, яшьләрнең, туган якны ташлап, читкә китүенә каршы күрелүче үз чаралары (яңа эш урыннары булдыру, университетларның матди базасын ныгыту һәм тулыландыру, яшь белгечләргә өстәлмә түләү кертү, ипотека программасы нигезендә фатир алучыларның беренчел кертемнең яртысын каплау) белән дә илбашын таныштырган.

Өлкә хөкүмәтенең матбугат хезмәте белдерүенчә, Сергей Морозов илбашыннан Ульян каласының “Мәдәни башкала” программасын гамәлгә кую башлангычына теләктәшлек күрсәтүен дә сораган. Монысы – Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенең һуманитар хезмәттәшлеге шурасының Беларустагы Гомель шәһәре белән бергә, Сембер каласын программаның пилот этабын уздыру урыны итеп билгеләү турындагы карарына бәйле рәвештә.
XS
SM
MD
LG