Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер малтабарларын милләт мәсьәләсе дә борчый


Татар малтабарлары җыены, 11.12.2010
Татар малтабарлары җыены, 11.12.2010

Өлкәнең татар малтабарлары Сембер өлкәсе башлыгы Сергей Морозов белән очрашуда борчыган мәсьәләләрне күтәреп, үз теләк-тәкъдимнәрен бәян иттеләр.

Очрашу башында өлкә башлыгы малтабарларны гомумхезмәт базарындагы хәл-әхвәлләр белән таныштырды. Быелның гыйнвар һәм февраль айларында Сембер өлкәсендә 3 меңнән артык эш урыны булдырылган икән, аларның яртысыннан күбе – кече һәм урта бизнес өлеше. Быел уртача хезмәт хакын 18 процентка арттыру күздә тотыла. Ә киләчәктә өлкәдә эш хакы Иделбуе федераль төбәге дәрәҗәсенә җитәргә тиеш, диде Морозов.

Өлкәнең Икътисадны һәм малтабарлыкны үстерү департаменты мөдире Руслан Гайнетдинов мәгълүматларына караганда, өлкәдә кече һәм урта бизнес субъектлары саны 50 меңнән артып киткән. Бу сан узган елда 18 мең булган. Баксаң, өлкә казнасы кеременең 7 проценттан артыгы – эшкуарлар өлеше икән.

Өлкә татар яшьләренең “Яңа дулкын” оешмасы лидеры Марат Хәйруллин җитәкчелек игътибарын яшь буынны борчыган мәсьәләләргә юнәлтте.

Татар телен һәм мәдәниятын үстерүгә этәргеч бирү өчен FM диапазоны буенча “2х2” радиосында татарча тапшырулар ачарга кирәк. “Кайнар FM” радиосы әлегә интернетта гына эшләп килә. Киләчәктә турыдан-туры эфирга татар сәясмәннәрен, бизнесменнарны, Мәскәү артистларын чакыру күздә тотыла. "Шунысы мөһим: безнең үрнәктә чыгып, Нижгар һәм Самар яшьләре дә үзләрендә “Кайнар FM” ачып җибәрделәр", диде Марат Хәйруллин.

Күренекле малтабар Фәрит Әюпов “Идея өчен миллион” исемле бәйге оештыруы турында сүз тотты. Максаты – талантлы яшьләргә һәм актив эшләүче якташларга булышлык күрсәтү.

Татар малтабарларының “Сембер” оешмасы рәисе Радик Гафуровның чыгышы да җылы кабул ителде. “Ульян өлкәсе мөселманнары әлегә хәләл ризыкны чит төбәкләрдән сатып алырга мәҗбүр. Шунлыктан без саф татар яшәгән Иске Кулаткы районында хәләл ризык җитештерүче ширкәт ачып җибәрергә булдык”, диде ул.

Очрашу ахырында өлкә хөкүмәте рәисе Сергей Морозов һәм татар эшкуарларының “Сембер” клубы рәисе Радик Гафуров “Эшләүче ватандашларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү чаралары турында”гы килешүгә кул куйдылар.
XS
SM
MD
LG