Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия полициясенең иллеләп җитәкчесе аттестация үтә алмаган


Русия эчке эшләр министрлыгының җитәкче вазифаларга иллеләп намзәте яңадан аттестация үтә алмады.

Бүген бу турыда министрлык утырышында Русия президенты Дмитрий Медведев белдерде.

Март уртасында башланган аттестация эшен президент идарәсе башлыгы җитәкчелегендәге махсус комиссия үткәрә. Җитәкче вазифаларга барлыгы 179 намзәт тикшерелгән.

Аттестация нәтиҗәләре нигезендә кичә полициянең алты генерал-майоры вазифаларыннан алынды.

Бүген президент полиция хезмәткәрләренә социаль гарантияләр кануны өлгесен парламентка тәкъдим итә. Якын көннәрдә хөкүмәт полиция хезмәткәрләренең хезмәт хакын һәм пенсиясен арттыру карарын раслар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG