Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:05

Халыкара көчләр Либиядә Каддафиның хәрби мөмкинлекләренә һөҗүмне дәвам итә. Әмма һөҗүмнәр тиздән кимиячәк.

Көнбатыш илләре Либия җитәкчесе Муаммар Каддафи көчләренең хәрби корылмаларын инде дүртенче көн утка тота.

Либия хөкүмәте вәкиле Муса Ибраһим портларга һәм Сирте һава аланына очкычлар һәм ракета һөҗүмнәре нәтиҗәсендә тыныч халыкның күпләп үлүен белдерде.

Башкала Триполи янындагы Бусситта хәрби диңгез ныгытмасының, Бингази шәһәреннән көнчыгыштагы ике хәрби һава базасында радарларның утка тотылуы хәбәр ителә.

Адҗабия янында Каддафи танклары гыйсъянчыларны утка тота
Дүшәмбе көнне Каддафи көчләре белән гыйсъянчылар арасында яңа бәрелешләр булды. Каддафи тарафдарлары гыйсъянчыларның Аҗдабия шәһәренә һөҗүмен танклар ярдәмендә кире каккан.

Шулай ук Каддафи көчләренең гыйсъянчылар кулындагы Мисрата һәм Зинтан шәһәрләренә һөҗүм итүе турында әйтелә. Хөкүмәт көчләренең Мисратаны яулап алуы турында хәбәрләр булса да, оппозиция аларны кире кага.

Бингази янында төшеп җимерелгән F-15E очкычы калдыклары
Ул арада АКШ хәрбиләре узган төндә бер хәрби очкычны югалтуларын белдерә. F-15E һөҗүм-бомбалау очкычы дошман утыннан түгел, техник җитешсезлек нәтиҗәсендә төшеп җимерелде диелә. Очкычтагы очучыларның икесе дә исән. Алар парашют белән гыйсъянчылар карамагындагы җиргә төшкән.

АКШ рәсмиләре БМО Иминлек шурасының Либия күгендә очышларны туктату турындагы карары нигезендә башланган хәрби чараны киңрәк җәелдерү турында белдерә. Узган атнакичтә хупланган карарның төп максаты тыныч халыкны һөҗүмнәрдән саклау иде.

Либиядәге хәрби чарада АКШ көчләрен җитәкләүче генерал Картер Һэм Либиядә һава һөҗүменнән саклану корылмалары нык кына җимерелде һәм хәзер инде бомбалау очышлары кимер дип белдерде.

Мәскәүдә Анатолий Сердюков (с) һәм Роберт Гейтс очраша
Халыкара көчләрнең һөҗүмнәре киметеләчәген Мәскәүдә Русия саклану министры Анатолий Сердюков белән очрашканнан соң АКШ саклану министры Роберт Гейтс та раслады.

Гейтс әйтүенчә, халыкара көчләр тыныч халык арасында корбаннар булдырмас өчен мөмкин кадәр тырыша.

Сердюков исә Либиядә үзара сугышучы тарафларны атышларны туктатып сөйләшүләр башларга чакырды.

АКШ саклану министрлыгының исеме аталмаган бер хезмәткәре әйтүенчә, Либия һава һөҗүменнән саклану мөмкинлекләренең яртысыннан артыгын югалткан.

Кушма Штатларны һәм аның беректәшләрен Либиядәге хәрби чаралар өчен тәнкыйтьләүчеләр дә байтак.

Халыкара мәйданда БМО резолюциясенең ни дәрәҗәдә көчле һөҗүмнәрне рөхсәт итүе турында да бәхәс купты.

Дҗиаң Йу
БМО Иминлек шурасында тавыш бирү вакытында Русия белән Кытай вето хокукын кулланмыйча тавыш бирүдән тыелып калган иде. Сишәмбе Кытай Либиядә атышларны кичекмәстән туктатырга чакырды.

Кытай, Либиядә көч куллану тыныч халык арасында яңа югалтуларга һәм һуманитар кризиска китерергә мөмкин, ди. Әмма Кытай тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Дҗиаң Йу атышларны туктатырга дигәндә Көнбатыш көчләренме, Либиядәге үзара сугышучы көчләрнеме күз алдында тотканлыгын ачык итеп әйтмәгән.

XS
SM
MD
LG